Һәр нәрсәнең үз җае бар

2012 елның 23 мае, чәршәмбе
Һәр нәрсәнең үз җае бар
Терлек азыгы культуралары арасында кукуруз аерым урын тота. Һәр елны диярлек әйбәт уңыш бирә ул. Корылыкка да бик бирешми, тамырларын ныгытып алгач, үсә дә үсә, өчәр метрга кадәр җиткән еллары да бар. Кайчандыр аны “кырлар баһадиры” дип тә атыйлар иде.
Безнең район хуҗалыкларында кукуруз быел 14 мең гектарга якын мәйдан биләячәк. “Вамин–Арча” ширкәтенең “Игенче” бүлекчәсендә ул бер мең гектарда. Аның 700 гектарга якыны чәчелгән инде. Чәчүдә ике агрегат эшли, шуларның берсе янына тукталабыз. Нәфыйкъ Әхмәтханов (рәсемдә) булып чыкты. Бүлекчәдә механизаторлар бик кадерле. Нәфыйкъ шуларның иң тырыш һәм ышанычлыларының берсе. Ел буе эштә ул. Стажы 30 елга якын, әтисе Хаммат абый да гомере буе тракторчы булды, гаять тырыш кеше иде.
— Смена нормасы 15 гектар, — ди Нәфыйкъ. — 25–30 гектар чәчәбез.
Орлыклар белән ашлама да кертәләр. Инде тишелеп чыккан басуларда арасын эшкәртү башланган, бу вакытта да ашлама кертелә.
— Кукуруз басуларын чәчкәч тә, шытымнар тишелеп чыккач та тырмаларга кирәк, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Бу, беренчедән, чүп үләннәрне бетерсә, икенчедән, кукурузның “һава тамыры” дип аталган җир өстендәге тамырларын эшләтү өчен кирәк. Чүп үләннәрне бетерүнең мөмкин булган агротехник алымнарын кулланырга, рәт арасын эшкәртү шуларның берсе. Биш яфрак чыгарганнан соң гербицидлар кулланырга ярамый.
Борчакны тишелеп чыкканчы — бер һәм тишелгәч ике тапкыр тырмалау шарт, ди белгечләр. Бу дым саклау, туфракны көпшәкләндерү өчен кирәк. Йомшак туфракта бактерияләр яхшы эшли. Көн эссе вакытта тырмаларга, эсседә үсемлекләр сынмый.
Көзге культураларны гербицидлар белән эшкәртү срогы бетте, алар көпшәләнә. Ә менә сабан культураларын эшкәртүнең иң кулай чоры. Арпада, бодайда борчалар күренә, юк итмәсәң, зыяннары зур булачак.
Игеннәрне саклап үстерергә кирәк, билгеле, әмма янәшәдә бал кортлары барын онытмагыз. Гербицидлар куллану регламентын төгәл үтәргә. Бал кортлары агрономнарга мул уңыш үстерергә ярдәм итүче бик тә файдалы бөҗәкләр алар. Чит илләрдә фермерлар умартачыларга әлеге файда өчен акча түли. Чувашия Республикасында да шулай эшләүче авыллар бар. Киләчәктә бездә дә шулай булыр. Быел әнә чия күп булачак, умарта кортлары яхшы эшләде дип язып, сөйләп торалар.
Хуҗалыкларда рапс чәчү, бәрәңге утырту төгәлләнеп килә. “Кырлай” ширкәте 120 гектарда булачак яшелчәләрнең 82 гектарын чәчте.
9150 гектардагы чәчүлекләр шытым барлыкка килгәнче, 1440 гектарда шытымнар барлыкка килгәч тырмаланды, 1539 гектарда корткычларга, 19129 гектарда чүп үләннәргә каршы эшкәртелде, 4890 гектарда сабан культуралары тукландырылды.
“Ватан” ширкәтендә 1200 гектарда шытымнар барлыкка килгәнче һәм тишелеп чыккач тырмаладылар. “Игенче”, “Курса МТСы”нда да бу агротехник алымга игътибар бирәләр.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә 1750 гектарда сабан культуралары тукландырылды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International