Яңарыш көтелә

2012 елның 25 мае, җомга
Яңарыш көтелә
Берничә ай элек “Татарстан Республикасында 2012–2016 елларга беренчел медик–санитар ярдәмен яхшырту” программасы гамәлгә керде.
Авыл һәм шәһәрләрдәге медицина эшчәнлегенә юнәлтелгән әлеге программа Татарстанда 5 елга исәпләнә. Программа үзалдына халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын, гражданнарның сәламәтлеген яхшырту максатларын куя. ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов белдерүенчә, авылларны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Шул уңайдан, авыл җирлегендә мәктәпләр, хастаханә, клублар төзелә, авылның инфраструктурасы уңайлана һәм иң мөһиме — яшь табиблар кайта. Дәүләтнең авыл җирлегенә эшкә кайткан яшь табибларга 1 млн. 100 мең сум күләмендәге ярдәме — ул зур терәк. Өстәвенә, авыл табибы булу булачак профессионал өчен яхшы практика да.
Программа кысаларында хастаханәләрдә төзекләндерүләр үткәрү, фельдшер–акушерлык пунктлары, амбулатор поликлиника учреждениеләре төзү каралган. Әлеге программа буенча районыбызда башкарылачак эшләр, планнар хакында без Арча район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Фәридә Сабирова белән әңгәмә кордык.
— Район җирлегендә күп кенә фельдшер–акушерлык пунктлары элеккеге авыл советлары, клуб биналарында урнашкан. Бүгенге көндә 56 фельдшер–акушерлык пункты, 2 участок хастаханәсе эшли. Модернизация программасы буенча быел Мөндештә яңа фельдшер–акушерлык пункты төзү, ә 4 фельдшер–акушерлык пунктын ныклап төзекләндерү планлаштырыла. Тагын 9 фельдшер–акушерлык пунктын 2015–2016 елларга яңарту күздә тотыла. Программа нигезендә район поликлиникасында ныклап төзекләндерү уздырылачак, ә хастаханәдә (стационар) тиздән төзекләндерү башланачак. Хастаханәнең бер өлеше сугыш елларында немец әсирләре тарафыннан, ә яңарак өлеше 1970 нче елларда төзелгән булган.
—Авылларда хезмәт күрсәтергә фельдшерлар, табиб–белгечләр җитәрлекме?
—Авылларда Венетадан кала һәммәсендә дә фельдшер бар. 1000 кеше яшәгән авыл җирендәге кайбер фельдшер–акушерлык пунктларында ике кеше эшләргә тиеш, әмма кеше булмау сәбәпле бер генә кеше эшләүчеләре дә бар.
—Яшь кадрлар авылга эшкә кайтырга теләк белдерәме?
—Андыйлар бар, әмма бик сирәк. Уйлавымча, алар авыллардагы яшәү шарт-ларына карыйдыр. Гомумән, авылларга эшкә шул җирлектән чыккан белгечләр яки кызлар шунда кияүгә чыгып кына кайталар. Авыл фельдшерлары коллективы олы яшькә таба бара, озак эшләүчеләр арасында лаеклы ялда булганнары да бар. Хезмәтләре авыр аларның, юлсыз авылларда хәлләр бигрәк тә мөшкел. Фельдшерларның күбесе хәтта берничә авылга хезмәт күрсәтә.
—Әгәр гамәлгә кергән алдан әйтелгән программа нигезендә яшь табиб эшкә кайтырга теләсә, район җирлегендә аңа эш урыны булырмы?
—Әлбәттә, эш урыны белән тәэмин итәчәкбез.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International