Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Пионериягә 90 яшь
2012 елның 25 мае, җомга
Пионериягә 90 яшь
Пионерия юбилее кайчандыр кызыл галстук таккан, пионер исемен горур йөрткән өлкәннәр өчен дә, хәзерге варислар өчен дә олы бәйрәм. 90 еллык тарихы булган чал чәчле пионерия үзенең дәрте, энергиясе белән йөрәкләргә сеңеп калды.
Шуңа Яңа Кенәр лицеенда әлеге олы юбилейга багышлап үткәрелгән бәйрәм берәү-не дә битараф итмәде, йөздә елмаю уятты, балачакның матур хатирәсе буларак күңел кылларын тибрәтте, йөрәкләрдә ялкын кабызды.
Бәйрәмгә килүчеләрне ул көнне лицей укучылары һәм укытучылары ачык йөз белән каршы алдылар, татар халкының милли ризыгы чәк–чәктән авыз иттерделәр. Очрашуга килүчеләрне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова сәламләде.
— Бүген без пионериянең 90 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдык. Бу олы бәйрәм һәрберебез өчен якын һәм кадерле. Ул укучыларны һәркемгә үрнәк булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтте, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Бүген варислар дип аталсагыз да, сезнең күңелләрегездә пионерия ялкыны дөрли. Киләчәктә дә бу исемне горур йөртегез, — диде ул һәм легендар шәхесләр, бөтен гомерләрен пионер хәрәкәтенә багышлаган мәңге яшь пионервожатыйлар Әлфия Бәдретдинова, Луиза Сабирова, Розалия Насыйбуллинаны район башлыгы Алмас Назиров исеменнән пионерия бәйрәме белән котлап, иңнәренә ак шәл салды.
Гомере буе пионервожатый булып эшләгән, әле дә тынгы белмәс пионер хәрәкәте ветераны Луиза Сабирова барысын да пионериянең 90 еллыгы белән котлады һәм пионерларның гимнына әверелгән “Взвейтесь кострами”ны җырлады.
Пионер хәрәкәте ветераны Әлфия Бәдретдинованың үзенә дә быел 90 яшь тула. Өлкән кеше буларак аның да балаларга әйтер сүзе бар. “Пионер һәркемгә үрнәк булырга тиеш. Аның исеменә тап төшермәгез, авырлыклар алдында баш имәгез, кеше булып калыгыз”, — диде ул.
Район мәгариф идарәсе Әлфия Бәдретдинова исемендәге премия булдырган иде. Ул ел да иң яхшы педагог–оештыручыга тапшырыла. Быел бу бүләкне Әлфия апаның үз кулыннан Өчиле мәктәбеннән Венера Гарипова алды.
— Хәзер пионерның ничек аталуы мөһим түгел. Без аның менә шундый янып эшләгән кешеләре тудырган традицияләрен саклыйбыз, — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева.
Бу көнне котлаулар да, бүләкләр дә күп булды. Яңа Кенәр лицее агитбригадасы чыгыш ясады, яшь үзешчәннәр концерт куйды.
— Сезнең эшләрегез, шөгыльләрегез дуслык мине сокландырды. Киләчәктә ул дәвам итсен, ныгысын, чәчәк атсын, — диде “Татарстан — Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң укучылар “эшкә” кереште. “Экстрим” сюжетлы–рольле уенда алар, берничә станциядә булып, файдалы очрашуларда катнаштылар. Арча үзәк хастаханәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина, инспекторы Йолдыз Гарипова, Арча янгын бүлегенең Яңа Кенәр аерым посты җитәкчесе Хәниф Әхмәтов балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Яңа Кенәр лицее шәфкать туташы Гөлфия Хәбибуллина беренче медицина ярдәме күрсәтү серләренә төшендерде. Укучылар ничек команда тупларга икәнен дә өйрәнделәр (рәсемдә), яшь туристларга походларга чыкканда файдаланырга киңәшләр бирелде. Алсу Тарханова “Җир Хартиясе” принциплары белән таныштырды, Арча укучылар сараеның “XXI гасыр яшьләре” клубы әгъзалары балаларны бию залына чакырдылар, бергәләп пионер җырларын искә төшерделәр, җыйнаулашып дуслык флагы тектеләр, кинолог, полициянең өлкән прапорщигы Илшат Әсхәдуллин белән очраштылар, наркотиклар “сатучыны”, аннан “товар”ның үзен эзләделәр. Аннан бәйрәм табигать кочагында дуслык учагы янында дәвам итте.
Пионерия юбилеена кунакка Мари Иленнән дә укучылар (аларда безнең варислар эрвиецлар дип йөртелә) килгән иде. Кунакларга да бәйрәм бик ошады. Гомумән, һәркем бәйрәмнән җылы хисләр, матур истәлекләр белән таралды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз