Иң назлы Нечкәбил

2012 елның 25 мае, җомга
Иң назлы Нечкәбил
Бүген ил буенча йөзләгән матурлык бәйгеләре уздырыла. Шундыйларның берсе – “Нечкәбил бәйгесе”.
Бәйге “Нечкәбил” дип аталса да, билнең нечкәлеге катнашучылар өчен мөһим шарт түгел. Монда иң мөһиме — кешенең эчке матурлыгы, эштәге уңышлары һәм гаиләдә яхшы әни булуы. Проектның максаты яхшы әни булу белән беррәттән хатын–кыз чибәр дә, талантлы да, шул ук вакытта зур уңышларга ирешергә сәләтле булуын да күрсәтү.
“Пирамида” мәдәни–күңел ачу үзәге сәхнәсендә “Алтын Нечкәбил — 2012” исеме өчен Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 12 катнашучы көч сынашты. Безнең районнан анда Маликовлар гаиләсе чыгыш ясады. Бу гаиләнең җылы учагын саклаучы, ягымлы әни Лилия бәйгедә тамашачылар мәхәббәте призына һәм “Иң назлы Нечкәбил” исеменә лаек булды. Ул үзенең хис–кичерешләре белән уртаклашты.
— Финалда катнашу өчен безгә җитди сынаулар аша узарга һәм “Казан” милли–мәдәни үзәгендә узган ярымфиналда — “Нечкәбил” гаилә бәйрәмендә җиңү яуларга кирәк булды. Һәр гаилә–катнашучы (ә без 36 идек) тамашачылар һәм мәртәбәле жюри игътибарына үзенең гаилә бәйрәмен тәкъдим итте һәм кунаклар өчен мул табын әзерләде. Бәйрәм чыгышлары чәй өстәле артында мини–тамаша жанрында җыр, бию, сәнгатьле сөйләү һәм башка үзенчәлекле сәнгать формалары белән үрелеп барды. Ни генә тәкъдим итмәделәр биредә: кәләш сорау да, гаиләне рәсмиләштерү дә булды, катнашучылар тамашачыларны шәрык әкиятенә дә, экзотик Һиндстанга да алып бардылар, пионерлы балачакка да алып “кайттылар”...Әтиебез умартачылык белән шөгыльләнгәч, “Беренче бал” бәйрәмен тәкъдим итәргә булдык. Безгә сәхнә бизәлеше, костюмнар белән булышкан һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Безнең чыгышыбыз, аның тематикасы жюрига бик ошады һәм алар нәкъ менә безнең гаилә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу үзәгендә финал бәйгесен ачачак дигән нәтиҗәгә килделәр.
— Лилия, бәйгегә сезнең гаиләне тәкъдим иткәч, ниләр кичердегез?
— Әлбәттә инде, безне күңелле гаҗәпләнү хисе биләп алды. Мин һәрвакыт “Нечкәбил”дә күп балалы гаиләләр генә катнаша дип уйлый идем, ә без әле бер генә бала — улыбыз Булатны үстерәбез. Шул ук вакытта бераз курку да бар иде: шундый зур бәйгедә катнашырга туры килүен без бик яхшы аңладык. Район хакимиятенең, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты һәм башка аерым кешеләрнең ярдәм күрсәтүе ышаныч һәм көч өстәде. Шушы вакыт эчендә безгә зур таяныч булган, яңадан–яңа идеяләр белән илһамландырып торган барлык кешегә аерым рәхмәт әйтәсем килә. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, дәүләт департаментының умартачылык буенча инспекторы Ядкарь Мөхәммәдиев умартачылык атмосфермасын тудыруда зур ярдәм күрсәтте. Я.Мөхәммәдиев умартачылык продукциясен дә киң ассортиментта тәкъдим итте. Шулай ук З.Мортазина һәм Э.Камалова җитәкчелегендәге “Глянец” һәм “Ар–и–Эль” бию коллективларына зур рәхмәтемне белдерәм.
— Минем “Нечкәбил”дә җиңүчене билгеләү үзмаксат түгел дип ишеткәнем бар. Финалистларның киләчәктәге эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
— “Нечкәбил” бәйгесе — аерым бер дөнья ул. Монда катнашучылар хатын–кызга һәр эштә дә гаилә зур таяныч булуын күрсәтер өчен килгәннәр дигән хис туа. Шул ук вакытта бу бәйгедә бер тапкыр гына катнашырга мөмкин булуы бераз кызганыч та. Ул гаиләне тагын да берләштерә, яңа дуслар барлыкка килә. Без хәзер “Нечкәбил” бердәм гаиләсе булып оештык, безне уртак максат —хәйрия эшчәнлеге берләштерә. Алдагы елларда уздырылган бәйгеләрнең финалистлары бәйсез жюри әгъзалары булып тора (безнең районнан инде берничә ел рәттән “Нечкәбил — 2007” бәйгесендә катнашкан Алинә Шиһабиева бара). Алар “Иң Нечкәбил” номинациясе буенча альтернатив тавыш бирү үткәрәләр. Бер генә катнашучы да бүләксез калмый. Мәсәлән, мин “Иң назлы Нечкәбил” исеменә лаек булдым.
“Иң назлы Нечкәбил” исеменнән тыш Маликовлар гаиләсе бәйгедән бик күп бүләкләр алып кайтты. Тик иң мөһиме — бәйгедә алар гаиләдән берни дә өстен була алмавына тагын бер кат инандылар. “Безнең барыбыз өчен дә төп бүләк — нык, дус, тату гаилә”, — дип өстәде гаилә башлыгы Марат.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International