Армиядән кайтты егет...

2012 елның 25 мае, җомга
Армиядән кайтты егет...
Шушы көннәрдә ил каршындагы хәрби бурычын үтәп, Шурабаш авылы егете Ирек Нургалиев исән–имин туган якларына кайтып төште.
Армиядән солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше–тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.
Ирек Инсур абый белән Мөршидә апаның өченче балалары – төпчекләре булып 1990 елда дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәт сөеп, спортка тартылып, сау–сәламәт булып үскәнгә, күңелендә армия хезмәтенә бару, бигрәк тә спецназ яисә десант гаскәрләрендә хезмәт итү хыялы яши егетнең. Өстәвенә, абыйсының армия хезмәтен үтүе дә йогынты ясый аңа. Һәм менә узган елның апрель аенда аның хыялы тормышка аша: Ирек Тула өлкәсенә десант гаскәрләренә эләгә. “Безне буйга, сәламәтлеккә карап җыйдылар. Чөнки десант гаскәрләрендә хезмәт итү авыр. Безне төз атарга, парашюттан сикерергә (5 тапкыр сикердем), гомумән, тормышның төрле очрагына әзерлекле булырга, мөстәкыйльлеккә өйрәттеләр. Мин хезмәт иткән часть территориясендә ике еллар тирәсе элек “Десантура” дигән сериал төшерелгән. Армиядә мин тормышның, әти–әни, туганнарымның, дусларымның, туган җиремнең никадәр кадерле булуларын аңладым. Киткән вакытта бик сагындырды, әлбәттә. Тик, түзәргә кирәк. Әти–әнием белән телефон аша аралашып тордык, хатлар да языштык. Армия яшенә җиткән егетләргә шуны әйтер идем: егетләр, армиягә барудан курыкмагыз, чөнки армиядән тормышның асылын аңлап, рухи яктан чыныгып кайтасың”. Военкоматта егетләрне шоферлыкка укытканнары, төгәлрәге, әзерлек белән җибәргәннәре, армиягә китүчеләргә, аларның әти–әниләренә ихтирамлы булулары өчен рәхмәтен җиткерде ул.
Армиягә киткәнче Ирек Арчада ТИСБИда укыган, хәзер укуын югары уку йортында читтән торып дәвам итәргә, күңеленә якын эшкә урнашырга хыяллана. Хыяллары чынга ашсын!
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International