«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә

2012 елның 25 мае, җомга
«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә
Арчаның 5нче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде.
Бу көнне бирегә районның барлык мәктәпләреннән укучылар килде. Алар 5 төр ярышта көч сынашты. Фигуралы йөрүдә велосипедчылар катнашты. Алар 12 төрле каршылыкны тиз арада һәм хатасыз үтәргә тиеш иде. Иминиятләү буенча тестны “НАСКО” ачык акционерлык җәмгыятеннән белгеч Сергей Баһаветдинов үткәрде. Монда 10 сорауга тиз һәм дөрес җавап бирергә кирәк булды. Җиңүчеләргә Сергей Лимусовичның бүләкләре дә бар иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы полиция майоры Илдар Нотфуллин алды. Бер сорауга 25 секунд вакыт бирелде. Ә сораулар — 15. Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча балалар Арча үзәк хастаханәсе травматологы Айрат Закиров алдында җавап тоттылар. Укучылар ярышларның бер төрендә дә сынатмады. Агитбригадалар да уңышлы чыгыш ясады. Әмма һәр ярышның җиңүчесе булырга тиеш. Беренче урынны Лесхоз мәктәбе командасы яулады. Икенче урында Шушмабаш мәктәбе укучылары, өченче — 5нче гимназия командасы.
Хәзерге вакытта җиңүче Лесхоз мәктәбе командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә район данын яклый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International