Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сабантуйда җиңүчегә булсын бүләгем
2012 елның 25 мае, җомга
Сабантуйда җиңүчегә булсын бүләгем
Сабантуй якынлаша! Аны һәрберебез зарыгып көтеп ала. Юк, бәйрәм итәргә, күңел ачарга сәбәп кенә түгел бу, ә әби–бабаларыбызның электән килгән матур йолаларын дәвам итү, хөрмәтләү, аны балаларыбыз, оныкларыбызга җиткерү.
Әбиләребез сөйләгәнне күз алдына китерсәң, ирексездән аларга карата соклану хисе туа. Алар кышкы озын көннәрдә аулак өйләрдә, кич утыруларда Сабантуйга бүләк җыйганда тапшыру өчен дип ашъяулыклар, сөлгеләр чиккәннәр, ат чабышында беренче һәм соңгы килүчегә махсус адарынып бүләкләр әзерләгәннәр. Ә бүләк җыю үзе җырлы–биюле кичәгә әверелгән.
Минем балачагым авылда үтте. Сабантуйга бүләк җыю күренешен күпме гомер үткәннән соң да бүгенгедәй хәтерлим. Иртәдән иң матур күлмәкләребезне сандык төбеннән чыгарып, киенеп куябыз, безне күрсеннәр, дип бер–ике тапкыр урам әйләнеп кайтабыз, аннан түземсезлек белән бүләк җыючыларны көтәбез. Гармун тавышлары ишетү белән бер аяк өйдә, икенчесе урамда була. Ул җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Бүләк колганың иң очына бәйләнсә, горурлык хисе уяна. Шул кыңгыраулы атлар артыннан бала–чага иярә. Иң соңыннан тау башында балалар Сабантуе үткәрелә. Аеруча хәтергә сеңеп калганы — Сабантуйның нәкъ менә шушы өлеше.
Печмәнтауда моннан тыш йомырка җыю гадәте дә бар икән әле. Бу да элек–электән килеп матур традициягә әверелгән. Һәр йортта кичтән күп итеп йомырка пешерәләр, аларны буйыйлар, конфет–печеньесын әзерләп куялар. Икенче көнне иртәнге биштә барысы да капканы төбенә кадәр ачып куеп нәни кунакларны — өйдән–өйгә йөреп йомырка җыючы балаларны каршы алырга әзер булып тора.
Безнең Арчада да соңгы елларда Сабантуйга бүләк җыю үзенчә бер бәйрәм төсен хәтерләтә башлады. Милли костюмнардан кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Яшь чакларны искә төшереп, күңелләр җилкенеп куя, күзләргә ирексездән яшь килә. Аннан исәнлек–саулык, тынычлык, иминлек теләп, әзерләп куйган бүләгең колга башында урын ала. Балачак хатирәсе шулкадәр күңелгә сеңеп калган, моны күреп әле дә күңел сөенеп куя, рәхәт булып китә.
Быел да “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Арча Мәдәният йорты, район ветераннар советы шәһәр Советы белән берлектә Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме оештырырга әзерләнә. 28 майдан кичке алтыдан соң бөтен теләкләрегезнең чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез. Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу әби–бабаларыбыз традицияләрен дәвам итүгә сезнең дә өлешегез керде, дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын! Ул илебезгә тынычлык, йортыбызга иминлек иңдерсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз