Өчилегә — бибигә

2012 елның 25 мае, җомга
Өчилегә — бибигә
Авылның киләчәге кемнәр кулында? Күпләрне борчыган әлеге сорауга әкренләп тормыш үзе җавап бирә. Зур өметләр баглаган эре инвесторларга синең урамың да, клуб, мәктәп, мәчетләрең дә кирәкми булып чыкты. Акчалы кеше иң беренче үзенә эшләячәк кешеләр турында кайгыртырга тиеш иде, югыйсә
Чувашия Республикасындагы Шыгырдан авылында булып кайткан кешеләр авылның язмышы, килә-чәге кемнәр кулында булуын үз күзләре белән күреп инандылар. Анда авыл үзен–үзе яшәтә, аларга берәү дә бер нәрсә дә китереп бирми, муллыкны тырыш хезмәт белән тудыралар. Анда бөтен кеше — эшмәкәр.
Безнең районда да эшмәкәрләр булган авылларда хәлләр күпкә уңайлана бара. Мөндеш авылы халкы Төхвәтуллиннарны үз өлешләренә тигән бәхет дип саный. Алар элеккеге предприятиегә яңа сулыш өреп кенә калмадылар, авыл өчен мөһим булган проблемаларны хәл итүне дә үз бурычлары дип саныйлар.
Мондый мисаллар шактый. Тәвәккәл, батыр йөрәкле кешеләр бар әле бездә. Шактый катлаулы язмышка тап булган Өчиле якларының киләчәген якты итеп күзаллаучы Рәшит Фазлыев та (рәсемдә) әнә шундыйларның берсе.
— Авылларны эшмәкәрләр генә саклап кала ала, — ди ул. — Минем бу юлга кереп китүемнең дә төп максаты әнә шул.
Рәшит белән аның биләмәләрен карап йөрибез. 100 гектарда бодай, күпьеллык үләннәр үстерә. Конкурста отып, 924 мең сумлык печән җыю техникасы алган. Халыкка сыйфатлы, арзанрак бәядән печән сатарга планлаштыра.
Йөрәкле кеше, диләр Рәшит кебекләр турында. Кайчандыр зур семинарлар үткәрелгән, иң алдынгылардан саналган, хәзер инде ташландык хәлгә килгән Өчиле фермаларын арендага алып, кошчылык фабрикасы булдыруга кереште ул. Крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы өченче ел инде каз үстерү белән шөгыльләнә. Башта бәбкәләр алып үстерде, аларны каз итеп йомыркалар салдырды, ул йомыркаларны күрше райондагы инкубаторга илтеп бәбкәләр чыгартты.
Быел кредит алып, 1 млн. сумлык, 10 мең йомырка сыешлы 3 инкубатор кайтартты. 500 баш ата–ана казлары бар, көнгә 150–170 йомырка салалар. 5 меңнән артык биби чыгарып саткан инде. Безнең районнан гына түгел, Балтач, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Сабадан да киләләр. Чыкканны алып бетереп баралар. “Болай ук сорау зур булыр дип көтмәгән идем”, — ди ул.
Ата–ана казлар санын 2 меңгә җиткерү уе белән яши. Быел 12 мең чамасы биби чыгачак, әмма бу гына аз. Халык бирегә ни өчен ябырыла? Чөнки бәясе арадашчыларныкыннан күпкә арзан. Сатканда үстерү тәртибен дә аңлатып җибәрәләр. Миңа да сөйләп күрсәттеләр. Инкубатордан алганда бибиләрнең тән температурасы 38 градус була. Бинадагы җылылыкны киметә барып, 10нчы көнгә 20–22 градуска калдыралар. Беренче 5 көндә суны кайнатып, марганцовка салып бирәләр. Үтәли җил булмасын, асларын коры тотарга. 10 көн әйбәтләп тәрбияләсәң, биби үлми, 10 көн булса да тиешле катнаш азык ашатырга. 10 көн урамга чыгарырга ярамый, 5 көннән үлән, кычыткан турап бирергә.
Гаилә фермасында Рәшит үзе казлар карау, йомырка салдыру, инкубаторда биби чыгару белән шөгыльләнсә, хәләл җефете Алсу бибиләр тәрбияләү белән мәшгуль. Уллары Азат, кызлары Айсылу — иң зур ярдәмчеләре.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International