Яңалыклар

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
МАЙ АЕНДА безнең районда 12 көн яңгырлы булды, 36 мм айлык норма яңгыр яуды. Уҗым культуралары басуларында бер метр катламда 122 мм (норма 152 мм), сабан культураларыныкында 139 мм (153) дым бар.

РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА 13076 гектарда сабан культуралары тукландырылды. Шуның 4854 гектары — “Вамин–Мәрҗани”, 3100 гектары “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә.
“Татарстан” ширкәтендә 310 гектарда кукурузның, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 78 гектарда бәрәңгенең рәт аралары эшкәртелде.
34799 гектардагы чәчү-лекләр чүп үләннәргә каршы эшкәртелде.

28 МАЙДА район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 13,5 килограмм сөт савып алынды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,3 килограммга артык.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә уртача савым узган елның шул чорындагыдан 6,5 килограммга күбрәк.

1 МАЙДАН СОҢ 988 бозау алынды, узган ел бу айда 949 иде.
Районда 29 сугару агрегаты бар.

ЛАЕШ РАЙОНЫНЫҢ Никольское авылында “Каравон” рус фольклор фес-тивалендә катнашучыларны хәтта яңгыр болытлары да куркытмады. Әлеге егерменче фестивальдә районыбызның “Рус җыры” (“Русская песня”) фольклор ансамбле катнашты.


25 майда “Арча районында эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юнәлешләре һәм мөмкинлекләре” дигән темага эшмәкәрләр конференциясе үткәрелде.
Конференциядә районда эшмәкәрлекне үстерүнең торышы, перспективалары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән хезмәттәшлек итүче “Максат” проекты директоры Рәфикъ Шәйхетдинов кече эшмәкәрлектә файдаланылмаган мөмкинлекләрне ачып бирде.
Район эшмәкәрләр советы рәисе Алимас Әмиров эшмәкәрләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Рафил Исмәгыйлев актив эшләү-челәргә бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International