Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Район Советы утырышында
2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Район Советы утырышында
Узган шимбәдә район Советының чираттан тыш XIX утырышында 2011 елда һәм 2012 елның I кварталында район бюджеты үтәлеше мәсьәләләре каралды. Алдагы утырышта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров районның икътисадый үсешенә тирәнтен анализ үткәрү бурычы куйган иде.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев чыгыш ясады. Чыгыш таблицалар белән баетылып, күрсәткечләр экранда бирелеп барды.
Гомумән алганда район икътисадында соңгы 10 елда барлык төп күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш динамикасы күзәтелә. Бу тенденция быел да саклана. 2012 елның 4 аенда авыл хуҗалыгында терлекләрнең баш саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 процентка, сөт җитештерү — 2, ит җитештерү — 11, хуҗалыкларның акча керемнәре 20 процентка артты, сәүдә әйләнеше 16 процент, кирпеч җитештерү — 13, торак–коммуналь һәм башка хезмәтләр күрсәтү 9 процентка үсте. Уртача хезмәт хакы, барлык тармакларда артып, узган елгыдан 15 процентка күтәрелде һәм район буенча уртача 11767 сум тәшкил итте.
Шул ук вакытта 2011 елгы район бюджетының керем өлешенең 27 проценты гына үзебездә җыелган салымнардан тора. Әлбәттә, без үзебездә салым базасын ныгыту, бюджет керемнәрен арттыру юнәлешендә даими эшләргә бурычлы.
2011 ел бюджетында үзебезнең керемнәрнең 70 проценты шәхси затлар кеременә салым (НДФЛ) тәшкил итә. Тулаем алганда ул 191,8 млн. сум, ягъни 2010 ел белән чагыштырганда 6 млн. сумга артык җыелды. Шуңа күрә иң беренче чиратта районда хезмәт хакларын арттыру, аны вакытында түләү, керемнәргә салымны дөрес исәпләп, аны бюджетка вакытында күчерү мөһим. Соңгы елларда уртача хезмәт хакы ел саен 15–20 процентка үсеп барса да, әлегә авыл хуҗалыгы, мәдәният тармакларында ул шактый түбән. Предприятие, оешмалар арасында да аерма бик зур. (Күрсәткечләр белән 2нче биттә танышырга мөмкин). Үткән утырышта Алмас Әминович анализ ясаганда 1 эшчегә туры килгән салым күрсәткеченә игътибар итүне таләп иткән иде. Таблицалардан күренгәнчә, бер үк тармакта, бер үк шартларда эшләгән оешмаларның күрсәткечләрендә аерма зур. Нәтиҗәдә, бюджетка тиешле күләмдә салымнар керми, хезмәт кешесе үзе дә зыян күрә. Хезмәт хакын конверт белән алучының пенсия кертемнәре дә түбән була. Күптән түгел салым органнары белән булган киңәшмәдә бу өлкәдә закон бозуларны кисәтүгә зур игътибар биреләчәгенә басым ясалды.
2011 ел дәвамында район оешмаларының НДФЛ буенча бурычлары 16,6 млн.нан 13 млн.га кадәр киметелде. Әмма соңгы вакытта бу хәл кабат кискенләште. Бу турыда үзенең докладында финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев хәбәр итте. Ул район бюджетының I кварталдагы үтәлеше белән таныштырды. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында хәл авырая, зур хуҗалыкларның салымнар буенча бурычлары ачыкланып, финанс министрлыгына хәбәр ителгән. Бу мәсьәлә республика югарылыгында чишелеш табар дип көтелә.
Утырышка йомгак ясап, муниципаль район башлыгы финанс–икътисад тармагында тиешле дәрәҗәдә системалы анализ булмауга басым ясады. Бу утырыш әлеге юнәлештә беренче адым гына. Алмас Назиров киләчәктә хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашында квартал саен предприятие, оешмаларда график буенча коллектив җыелышлары үткәреп, аларда эш нәтиҗәләренә тирәнтен анализ ясарга, тармактагы район күрсәткечләре белән чагыштырып, җитәкченең эшенә бәя бирергә, кимчелекләрне ачыклап, аларны бетерү юлларын эзләргә тәкъдим итте.
Район Советының карарлары һәм икътисадый анализ күрсәткечләре белән районның рәсми сайтында (http//arsk.tatar.ru) танышырга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз