Без сезне онытмыйбыз

2012 елның 1 июне, җомга
Без сезне онытмыйбыз
Владимир Иванович Кувинны белүчеләр аның турында: “Чын табиб, дөнья бәһасе кеше иде”, — дип искә алалар. Бу бик хак сүзләргә кояш кебек җылылыгы бөтен кешегә дә җитә торган кеше иде, дип өстәп куясы килә.
Әле дә уйлап–уйлап йөрим дә, тагын бер тапкыр уйлап куям: районыбызны, аның кешеләрен, табигатен Владимир Иванович кадәр яраткан кешеләр тагын бармы икән? Хезмәттәше Сергей Абуладзе белән Кавказ якларына кунакка барып кайткач: “Анда шәп! Әмма Арчада тагын да шәбрәк!” — дия иде ул. “Әйдә, райондагы иң йомшак суны эчертергә алып барам”, — диде бервакыт. Көмешкә бай Хәтнә чишмәләре булып чыкты ул. Бу елларда кешеләргә табигать бүләк иткән әлеге суны бушка эчеп була иде.
— Каян белдегез мондый су барын? — дип сорадым мин аннан.
— Яңа Кенәр хастаханәсендә эшләгәндә бу як авылларга чакыруларга еш килә идек, — дип сөйләде ул. — Шул чакта күрсәттеләр безгә бу чишмәләрне.
Владимир Иванович 1932 елда Чувашия Республикасының Алатыр шәһәрендә тимер юлчылар гаиләсендә туа. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе — Советлар Союзы Герое — 1943 елда һәлак була. Сәләтле малай кыенлыкларга карамастан бик яхшы укый, әдәбиятны аеруча ярата. Владимир Иванович олыгайган елларында да Никитин, Кольцов, Языков, Фет, Тютчев шигырьләрен яттан сөйли иде.
1957 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган егетне Яңа Кенәр хастаханәсенә хирург итеп җибәрәләр. Ике елдан баш табиб итеп билгеләнә. Биредә эшләгән елларда зур абруй казана, бөтен Кенәр ягы аны туганы кебек үз итә. Көнен дә, төнен дә, кар–буранда, пычраклы яз һәм көздә ул хәбәр алуга үзе ярдәмгә ашыга. “Авылларга җәяү барган вакытлар да булды”, — дип сөйләгәне истә.
1961 елдан 1989 елга кадәр район үзәк хастаханәсенең баш табибы. Әлегә бу урында моның кадәр эшләгән, аның кадәр ихтирам казана алган кеше юк. Бик күпләр, медицина институтын тәмамлап кайтып, Владимир Иванович кулы астында тәҗрибә тупладылар, олы хезмәт юлына фатиха алдылар, араларында докторлар, профессорлар да бар.
Бу елларда Арча хастаханәсе республикада иң яхшылардан саналды, аның тәҗрибәсен өйрәнү буенча республика семинарлары, киңәшмәләре еш үтә иде. Районның 8 фельдшер–акушерлык пункты республикада тәҗрибә уртаклашу буенча база урыны булды. Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләре медицина уку йортлары студентлары Арчада практика үтәләр иде. Яңа балалар тудыру йорты төзү башланды, бик күп башка төзелешләр алып барылды.
Владимир Иванович барыннан да элек кешеләрне яратты, алар өчен вакытын, көчен кызганмады. Иртән килүгә аны урамда ук: “Кувин абый, йомыш бар иде”, — дип туктаталар иде. Ул татарчаны яхшы аңлый, хәйран сүзләрне үзе дә белә иде: кеше, песи, поши охшаш сүзләр бит дия иде. Аның белән аралашкан кеше бер-аздан үзен әйбәт хис итә, канатланып киткәндәй була. Ул иң беренче чиратта кешенең күңелен дәвалады. Баш табиб булганга карап, ул операцияләр ясаудан да туктамады.
Игелекле, киң күңелле әти, бабай, ир, дус, табиб. ТАССРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы.
Владимир Иванович табигать кочагында булырга бик ярата иде. Без аның белән ауга, балыкка йөрдек, болай гына хозурланырга да чыга идек. Аның өчен кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт иде, чыпчык күрсә дә, сабыйдай куана торган кеше иде ул.
Быел 29 февральдә ул нигез салган балалар йортында аның оныгының кызы туды. 31 майда Владимир Ивановичның арабыздан китүенә ун ел булды. Без Сезне онытмыйбыз, юксынабыз, яратабыз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International