Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Юлларда — балалар
2012 елның 1 июне, җомга
Юлларда — балалар
Юл–транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрү очраклары, кызганыч, кимеми.
2012 елның 4 аенда гына Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм юлларында 16 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашында 130 юл–транспорт һәлакәте теркәлде. Нәти-җәдә 6 бала (4 пассажир, 2 җәяүле) үлде, 137се төрле авырлыкта тән җәрәхәте алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 очракка, үлүче балалар 2гә, яраланучылар 15кә арткан.
Юлда зыян күрүче пассажир балаларның саны артуына машинада аларны тотып торучы җайланмаларның булмавы зур тәэсир ясый. Быел гына шуның нәтиҗәсендә 3 бала тормышы өзелде.
РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләре нигезендә 12 яшькәчә балалар транспорт чараларында махсус тотып торучы җайланма белән йөрергә тиеш. Бу таләпне бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлегендә каралганча 500 сум штраф салына. Шуңа карамастан, машина йөртүчеләр үзләренчә эшли бирә. Узган ел гына балаларны махсус тотып торучы җайланмасыз йөрткән 75 мең, быел шушы көнгә 26 меңнән артык очрак теркәлде. Әти–әниләргә балалары куркынычсызлыгы турында үзләренә кайгыртырга кирәк.
Язгы–җәйге сезонда балигъ булмаган яшьтәге велосипед, скутер йөртүчеләр белән дә хәл кискенләшә. Узган ел велосипед йөртүчеләр катнашында булган юл һәлакәтләрендә 8 кеше үлде, 99 кеше яраланды. Зыян күрүченең һәр икенчесе — бала. Велосипед йөртүчеләр автомобиль юлыннан барырга яраталар, өстәвенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә бозалар. Нәтиҗәсе күңелсезлек белән тәмамлана. Скутер йөртүчеләр катнашында булган аварияләрдә дә 2011 елда 3 кеше үлеп, 160ы тән җәрәхәте алды. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре “Гомуми положениеләре”нең 1 бүлеге нигезендә мопед, скутер транспорт чарасы булып санала, димәк, хуҗалары транспорт йөртүчеләргә кагылышлы барлык таләпләрне дә үтәргә тиеш. Гамәлдәге закон нигезендә машина юлында мопедта 16 яшькә кадәргеләргә йөрергә рөхсәт ителми. Югыйсә, 500 сум штраф. Скутер яки мотоциклда 16 яшькә кадәрге бала булып, инспектор “кулына” эләксә, аның эше балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул әти–әнисенә беркетмә төзи, ахыр чиктә аларга 500 сум штраф салына. Скутер үзе махсус урынга куела, скутер сатып алганчы әти–әни аның балаларына нинди куркыныч тудыруын аңласын иде.
Җәяү йөрүче балалар катнашында да быелның 4 аенда гына да 79 юл–транспорт һәлакәте булды, 2 бала үлде, 78е тән җәрәхәте алды. Алда җәйге каникуллар. Балалар аеруча иркенәеп китә торган чор. Шуңа ата–аналар аларны игътибар үзәгендә тотсыннар, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп торсыннар иде.
ЮХИДИ бүлекчәсе дә бу өлкәдә төрле чаралар планлаштыра. 18 майдан 18 июньгә кадәр “Игътибар, балалар!” дигән беренче Бөтенроссия профилактик чара үткәрелә. Юлларда игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз. Әлеге чара барышында гына түгел, бу сезнең үзегезгә көндәлек таләбегез булсын.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз