“Казан арты” тарих–этнография музеенда “Дөньяның күбәләкләре һәм бөҗәкләре” дигән күргәзмә ачылды.

2012 елның 1 июне, җомга
“Казан арты” тарих–этнография музеенда “Дөньяның күбәләкләре һәм бөҗәкләре” дигән күргәзмә ачылды. Күбәләкләр коллекционеры Чувашиядә яшәүче Виссарион Лосманов әлеге хезмәт белән дүрт дистә елга якын шөгыльләнә икән. Белеме буенча ул инженер–конструктор, кечкенәдән табигатьне, тереклекне күзәтергә яратуы еллар узгач күбәләк коллекционеры булырга этәргән. Бүгенге көндә коллекциясендә 2000нән артык күбәләк бар. Күбәләкләрне коллекциясендә булдырганчы Виссарион әфәндегә алар артыннан әллә ничәшәр мең чакрымнарга сузылган сәфәр үтәргә туры килгән. Әлеге хезмәттә ярдәм итүче коллегалары да бар. В.Лосмановның хезмәтенә бәя биреп сокланучылар күп булса да, үз фикерен белдерүчеләр бар. Мәсәлән, рәхмәтләр тулы дәфтәреннән мондый юллар укырга мөмкин: “Бу — әкият, могҗизалар дөньясы. Уйларымда мин күбәләккә әйләнеп җир шарын гиздем. Бары тик шушы әкияти дөньяны калдырып кына китәсе килми”. Әлеге гүзәллекне күрергә сезне дә чакырабыз, хөрмәтле укучылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International