Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дигән кичә узды.

2012 елның 1 июне, җомга
Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дигән кичә узды. Укучылар белән очрашуга Урта Пошалым мәктәбен тәмамлаган, 1980–1988 елларда шушы мәктәптә укытучы булып эшләгән ТР Фәннәр академиясе тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рәшит Галләм, 1975–1979 елларда шушы мәктәпнең директоры булган, Казан дәүләт консерваториясе доценты, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Казан дәүләт төзелеш–архитектура университеты укытучысы, райондашыбыз Фәрит Хуҗин, “Мәгърифәт” газетасы журналисты Гөлүсә Закирова кайткан һәм мәктәптә төрле елларда укыткан ветеран укытучылар чакырылган иде.
Кунаклар мәктәп тормышы белән танышканнан соң Рәшит Галләм Пошалым авылларының тарихын сөйләде, шуңа бәйле документлар, фотолар белән таныштырды. Х.Бәдигый шигырьләрен, хикәяләрен укыды. Рәшит әфәнденең тальян гармунда халык көйләрен уйнавы, Фәрит әфәнденең матур итеп җырлавы, Хәнәфи әфәнденең шәкертләре — консерватория студентларының чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Мәктәп укучылары да бәйрәм кунакларына җыр–бию бүләк итте.
Казан кунаклары очрашуга буш кул белән кайтмаганнар иде: мәктәпкә истәлек итеп алар китаплар, аудио–видеоязмалар бүләк итте. Ә иң зур бүләк — Казан шәһәрендәге Арча якташлык җәмгыяте тарафыннан яшь буынны тәрбияләүгә керткән уңышлары өчен мәктәпкә тапшырылган Диплом булды.
Очрашу ахырында мәктәп коллективы кунаклар белән бергәләп мәктәп янына агачлар утырттылар. Ул көнне “Ветераннар аллеясы”на нигез салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International