АКТАНЫШТА татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында Гамил Афзал укулары булды. Әлеге республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясендә районыбыз мәктәпләре укытучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә дипломына, Яңа Кишет мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфәния Җәләлетдинова II дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
БЫЕЛ БАРЫСЫ ДА АШЫГА: сыерчыклар балаларын ун көн алдан очырды, умартачылар күч аеру да иртә башланды дип сөйләшә. Май ахырында “яшел уракка” чыгу да сирәк буладыр.