Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар безнең сафта
2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Алар безнең сафта
29 майда Арча үзәк китапханәсендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча җирле оешмасы исәп–хисап конференциясе булды. Оешма секретаре Ләйсән Зарипова башкарган эшләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән таныштырды.
Бүгенге көнгә оешмада 127 кеше исәптә тора һәм ул Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарында яшәүче күзләре күрмәүче инвалидларны берләштерә. Җитәкчесе — Зөфәр Зарипов.
Язмыш бу кешеләрне үзенчә сынаган. Әмма, күзләре күрмәгәнгә карап, алар тормышта бернидән дә мәхрүм булырга тиеш түгел. Нәкъ менә шуны күздә тотып оештыра да инде үзенең эшен әлеге җәмгыять.
— Халыкны социаль яклау идарәсе, Мәшгульлек үзәге, мәдәният һәм мәгариф идарәләре, Пенсия фонды, шулай ук район ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торуыбыз, хезмәттәшлек итүебез күзләре күрмәү буенча инвалидларның проблемаларын чишүдә булыша. Район җитәкчелегенең дә ярдәме зур. Мохтаҗларга фатирлар бирелде, район бюджеты исәбеннән фатирлары төзекләндерелде. Булышырга әзер торган иганәчеләребез дә бар. Шундыйлардан шәхси эшмәкәрләр Рәмзия Сибагатова, Фаил Гәрәев, Руслан Касыймов, Алимас Әмировка рәхмәтлебез. Үзләрен тулы хокуклы гражданнар итеп тойсыннар өчен без дә аларга һәрьяктан ярдәм итәргә тырышабыз, — диде үзенең чыгышында Ләйсән Зарипова.
Җәмгыятьтә күрмәүче инвалидларны эшкә урнаштыру, балаларны укырга кертүдә булышу буенча да зур эш башкарыла. Мәмсәдән Нияз Шакиров, мәсәлән, югары белем алып, хәзер мәктәптә эшли. Арчадан Азалия Низамиева Лаештагы махсус мәктәп–интернатка укырга кергән.
Оешма әгъзалары арасында район тормышында, мәдәният–спорт чараларында актив катнашучылары да бар.
— Рәхмәт оешма җитәкчеләренә. Актив кешеләр алар. Игътибарлы, яхшы мөгамәләдә, хәлләрне белеп торалар, концерт–спектакльләргә чакыру билетлары бирәләр, кирәк икән — ярдәм күрсәтәләр. Эшләреннән без тулысынча канәгать, — диде Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте ветераны Нәкыйф Солтанов.
Конференциядә катнашучылар шулай ук борчыган сорауларын да җиткерделәр. Ташламалар, эшкә урнаштыру буенча үзләре өчен нинди үзгәрешләр булуы белән дә кызыксындылар, шифаханәләргә җибәрү тәртибе турында да сораштылар.
— Сезгә социаль пакет бирелә. Ул өч өлештән тора. Шуның бер өлеше шифаханә–курортларга баруны күз алдында тота. Дәваланырга барырга теләгән очракта социаль пакетның шуны күздә тоткан өлешен кире какмавыгыз кирәк. Аннан безгә чиратка басасыз. Ул электрон рәвештә алып барыла һәм шәхсән минем тарафтан контрольдә тора, — диде халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов. Ул шулай ук инвалидларга акчалата ярдәм һәм тузган торакта яшәүчеләргә субсидиянең нинди очракта һәм ничек бирелүе турында да аңлатып үтте.
Конференциягә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте төбәк оешмасының I категорияле белгече Алсу Хуҗина да килгән иде. Наил Ибраһимович эш тәҗрибәсе турында сөйләде, үзләренә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашты, сукырларның җирле оешмасы эшенә югары бәя бирде, теләкләрен җиткерде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз