Балачак — ул син һәм мин

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Балачак — ул син һәм мин
1 июнь — җәй һәм озын каникуллар башы гына түгел, ә Халыкара балаларны яклау көне дә. Бу балалар өчен иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
1 июнь көнне балалар сәнгать мәктәбендә район хакимияте һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты ярдәме белән “Балачак — ул син һәм мин” дигән бәйрәм кичәсе узды. Концерт залында мәктәп лагерьларында ял итүче балалар һәм аларның әти–әниләре, шулай ук “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр җыелган иде. Бәйрәмне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Бәдриева ачты. Ул барлык балаларны бәйрәм белән котлады. “Без, олылар, сезне бик яратабыз һәм сезнең бәхетле балачагыгыз, сезнең үсешегез өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз”, — диде үзенең чыгышында. “Шанс”, “Ар–и–Эль”, “Глянец”, “Сөембикә”, “Тамчыкай” бию коллективлары, яшь башкаручылар: Илүзә Галиуллина, “Малайлар” дуэты, “Гүзәлкәй” вокаль ансамбле, Таһир Исмәгыйлев, Аделина Абдуллина, Энҗе Гарипова, Инсаф Габделбәров, Эльвира Гыйниатуллина, Диләрә Булатова залдагыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.Нурмөхәммәтова һәм “Автоградбанк” филиалы җитәкчесе Р.Гәрәев икенче балаларын тапкан әниләргә ана капиталы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Һәр бала бәхетле балачакка хаклы. Бу бәйрәм балалар һәрдаим олыларның кайгыртуына мохтаҗ икәнлеген тагын бер кат исләренә төшерсен иде.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International