Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кырларыннан күренә
2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Кырларыннан күренә
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Әле уракка ерак булса да, кемнең нинди уңышка өмет итә алуы басуларда ачык күренә инде. 2 июньдә чәчүлекләрне кабул итү вакытында бирелгән бәяләр дә төрле, имтиханда “5”легә лаеклылар да, түбәнрәк билге алучылар да бар.
— “Ватан” хуҗалыгында тәртип, игенчелек культурасы югары, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров бу көнне күргәннәргә йомгак ясап. — “Кырлай”, “Игенче”, “Ак Барс–агро”, “Северный”ны да үрнәк итеп куярга була. “Курса МТСы” алардан калышмаска тырыша.
Игенчелек культурасы ничек торганлыгын басулардагы тузганакка карап та чамаларга мөмкин. “Тузганак — хуҗасызлык билгесе”, — ди район башлыгы. “Ватан” кырларында аның әсәрен дә күрмәссең. Күпьеллык үләннәрне дүрт елдан артык тотмыйлар, алар ел саен яңартыла. Быел да планлаштырганча, 288 гектарда чәчтеләр. “Күпьеллык үлән орлыкларын сату мөмкинлеге дә бар”, — ди хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов үзенең чыгышында хуҗалыкларның күпьеллык үләннәр белән ничек эшләүләрен анализлады. “Игенче” ширкәте быел 262 гектарда күпьеллык үләннәр чәчәргә тиеш булган, ә ул аны 600 гектарда чәчкән. “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы”, “Кырлай” хуҗалыклары да шактый арттырып үтәгән. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 3211 гектар чәчәргә тиеш булып, нибары — 692, “Вамин–Арча”да 3085 гектар урынына 350 гектар гына чәчкәннәр. “Вамин” хуҗалыкларында картайган күпьеллык үлән басуларын тузганакның үз итү сәбәбе дә шунда.
Аннан кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үлән-нәрне түбән нормада — гектарга 10–12 килограмм гына чәчәләр, ә белгечләр 25–30 килограмм кондицияле орлык чәчәргә киңәш итә. Үсемлек куе булганда чүп үлән үсә алмый.
Ачы туфракка чәчелгән люцерна юньләп үсми. Монысы озак еллар известьлау белән шөгыльләнмәгән хуҗалыкларга кагыла.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 1 мең гектар күпьеллык үләнгә 25 гектар исәбеннән орлык участоклары калдыруны таләп итә. 1 июньдә үткәрелгән видеоконференциядә министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйткәнчә, игенчелектә бюджет ярдәме алу өчен дүрт шартны үтәргә тиешләр: бер шартлы терлеккә кимендә 0,9 гектар күпьеллык үлән туры килүе, өченче репродукциядән түбән орлыкларның 10 проценттан артмавы, барлык басуларның картограммалары, хуҗалыкта агроном–технолог булу.
Россия Авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗанов корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәргә каршы нинди препаратлар кулланырга кирәклеге, эшкәртү сроклары турында җентекләп аңлатты. “Борчак игү белән хуҗалыклар ни өчен бик шөгыльләнергә теләми? Чөнки аның мәшәкате күп”, — диде ул. “Ватан”да, ”Курса МТСы”нда бу культураны игә белә-ләр.
Печән өсте җитте. Узган ел әзерләнгән азык запасы күп дип тынычланып йөрергә ярамый, чөнки әле аның нинди сыйфат белән саклануын ачыклыйсы бар. Быелгы азыкны сыйфатлы итеп әзерләү турында кайгыртырга кирәк. Ветеринария лабораториясе мөдире Фәрит Гыйлаҗев шул турыда әйбәтләп аңлатты: “Азыкның нинди сыйфатлы булуы бер кешегә — хуҗалык җитәкчесенә бәйле, — диде ул. — Чөнки калганнары аның сүзен үти”.
“Кырлай” ширкәтендә яңа буа төзелеше, сугарыла торган мәйданнарда бәрәңге игү, эшкәртү цехлары һ.б. бик күп яңалыкларны күрү дә җитәкчеләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Нәкъ менә шундый мисаллар авылның киләчәге бар дип әйтергә мөмкинлек бирә.
Басулар аша узганда җитешсезлекләр дә игътибарсыз калдырылмады. Эшкәртелми калган багана төпләрен, юл буйларын, авыл кырыйларын, уҗым басуларындагы эскерт төпләрен күреп, әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре борчылмый калмагандыр дип ышанасы килә.
— Арча районы элек–электән игенчелек буенча дан тоткан, безгә берничек тә артка чигенергә ярамый, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бүген менә язгы кыр эшләренең нәтиҗәләрен карап чыктык. Төрле хуҗалыкта төрлечә күренеш, монысы инде җитәкченең эшне оештыра алуына бәйле. Хуҗалык җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы кем — авыл шулай яши. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен күп хезмәт куелган. Һава шартлары да уңай килгәндә уңыш начар булырга тиеш түгел.
Район башлыгы терлек азыгы әзерләүдә оешканлык күрсәтергә кирәклеген ассызыклады, уңышлар теләде. Ул ярминкәләр үткәрү буенча конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз