Остались довольны

2012 елның 8 июне, җомга
Канәгать калдык
Безне, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, социаль яклау идарәсе бинасы янында җыйнап, башкалага Җиңү бәйрәменең 67 еллыгына багышланган тантанага алып киттеләр.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, изге теләкләр теләде. Аннан концерт карадык. Бәйрәмчә бизәлгән зал, артистлар мәңгегә күңелебезгә кереп калды. Социаль яклау идарәсе кызлары һәм шәфкать туташы безне күздән югалтмыйча култыклап кына йөрттеләр, олы хөрмәт күрсәттеләр. Концерт барышында тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйладылар. Олы бәйрәм уңаеннан шундый зур чара оештырганы өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, муниципаль район башлыгы Алмас Назировка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
8 майда Җиңү бәйрәменә багышланган парад булды. Әлеге тантана матур сүзләр, ихлас теләкләр, мул өстәлләр артында, үзешчән сәнгать коллективының концерт номерлары белән үрелеп барды.
Ул көнне ветераннарга дәүләт программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылды. Фатир алучының берсе хезмәт ветераны, Иске Төрнәледә яшәүче Надия Хәбибуллина иде. “Бүген мин, сугышчы хатыны буларак, фатирга ия булдым, барлык уңайлыклары бар, матур, җылы”, — дип рәхмәтен белдерде ул.
Әлеге очрашулардан бик канәгать калдык, сугыш елларын искә алдык. Киләчәктә дә очрашуларның дәвамлы булуына ышанып калабыз.
Шамил ВӘЛИЕВ,
Михаил АБСАЛЯМОВ, Камил ФӘСХЕТДИНОВ
һәм хезмәт ветераны Надия ХӘБИБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International