Яшь каләм осталары

2012 елның 8 июне, җомга
Яшь каләм осталары
“Сабантуй” балаларның иң яратып укый торган газеталарының берсе. Алар анда үзләре иҗат иткән шигырь, хикәяләрен, рәсемнәрен җибәрәләр, бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.
Менә икенче ел инде “Сабантуй” газетасы Арча Укучылар сарае белән берлектә яшь каләм осталары республика бәйгесе оештырып килә. Аның йомгаклау өлеше Арчада үткәрелә. Быел ул “Сездә ничек? Бездә шулай” дигән темага багышланды.
— Мондый бәйгеләр талантлы балаларны барларга мөмкинлек бирә. Менә бүген дә республиканың барлык районнарыннан, хәтта Азнакай, Актаныш, Нурлат, Мамадыш якларыннан яшь шагыйрьләр, язучылар килгән. Бөек Тукаебыз туган көнне билгеләп үткән вакытта аның туган төбәгенә җыелу алар өчен үзе горурлык. Бу чараны үткәрүне без киләчәктә традициягә әверелдерәчәкбез, — диде Арча Укучылар сарае директоры Нияз Муллахмәтов.
Быелгы бәйге ике номинациядә — шигырь һәм чәчмә әсәрләр (хикәя, мәкалә, эссе) – үткәрелгән.
— Бик күп эш килде. Иң яхшыларын гына сайлап алу жюри әгъзаларына авыррак булды. Чөнки һәр бала ниндидер тема күтәрә, проблемаларын күрсәтә, күңелендәгесен ачып бирә. Укырга ук рәхәт һәм кызыклы. Йомгаклау чарасында авторлары белән очрашу, аралашу өчен махсус килдем, — ди “Сабантуй” газетасы журналисты Йолдыз Шәрәпова.
Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк-ләрне Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь Минһаҗ Кашапов, Йолдыз Шәрәпова үзе, “Сабантуй” газетасы корреспонденты Алмаз Миңнуллин, Укучылар сарае директоры Нияз Муллахмәтов, район мәгариф идарәсе баш белгече Сәфинә Галимҗанова тапшырды. Соңыннан җиңүчеләр үзләре язган әсәрләрен укыды.
Ул көнне Арча Укучылар сараенда 5 ел эшләп килгән, бәйгеләрдә приз-лы урыннарны яулаган “Нур” балалар телевидениесе, “Хәят” радиостудиясе, “Тукай якташы” әдәби берләшмәсе яшь журналистлары хезмәте дә билгеләп үтелде.
“Сездә ничек? Бездә шулай” республика балалар иҗаты бәйгесенең йомгаклау фестивале җыр, бию белән бизәлеп барды. Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге “Сөембикә” бию ансамбле, Түбән Мәтәскәдән Гүзәл Шиһабиева, Шушмабаштан Айназ һәм Айнур Рәхмәтуллиннар, Ашытбаштан Алмаз Нуруллин чыгышлары ераклардан килгән кунакларга Арча ягыннан истәлек бүләге булып яңгырады.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International