Гомерлек яр

2012 елның 8 июне, җомга
Гомерлек яр
Кышкы матур кич. Алмагач чәчәкләредәй ап–ак кар ява. Алар, ай яктысында күзне камаштырып, җемелдәп–җемелдәп ала. Шундый гүзәллеккә сокланып, сәнәгенә таянып онытылып торган Марсны кызларның чыркылдап көлүе айнытып җибәргәндәй итә.
“Эх, тагын өлгермәдем, Миннегөлне ычкындырдым бугай”, — дигәндәй көрсенеп куя. Эләктереп кенә булмый бит шул чая кызны, ни арада качып өлгерә, күз ачып йомганчы юк була. Үзе әнә көне буе егетне серле карашы белән бораулый. “Юк, бүген барыбер озатам”, — ди егет үз–үзенә һәм, тәвәккәлләп, яшерен–яшерен генә фермадан кайтучы бер төркем кызлар артыннан иярә. Миннегөлнең алардан аерылуы белән каршына килеп тә баса.
— Мәктәптә 7 ел бер сыйныфта укыдык. Күз дә төшермәдем бит үзенә. Аннан ул фермада бозаулар карый башлады. Мин терлекче булып урнаштым. Шунда әсир итте дә мине Миннегөл. Аның ягымлы карашы, елмаюлары, керт–керт басып янымнан үтүләре, чытлыкланып көлүләре күңелемдә җылы, саф хисләр уятты, — ди Марс абый.
Егет армиядән кайткач, яшьләр өйләнешә. Кыңгыраулы атларда төшкән яшь киленне каршы алырга бөтен урам җыела. “Төкле аягың белән, килен”, — дип бик ягымлы итеп каршы ала. Миннегөлне кайнанасы буласы Сәрби апа да.
Хәзер ул вакытлар күңелле хатирә булып еракта калган. Бүген Иске Кишеттә яшәүче Миннегөл һәм Марс Гәрәевлар алтын туйларын билгеләп үтә. Балалары, оныклары, оныкчыклары — үзләре 30га якын — кунакка кайтырга җыена.
— Аллага шөкер, тормышыбыз мулдан. Авырлыклар еракта, балачакта калды, — ди Миннегөл апа.
Әйе, икесенең дә балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Миннегөл апа, фронтка китеп, яу кырында башын салган әтисен бик аз хәтерли. Аның каравы ул елларның авырлыгы сабый күңеленә ачы хәсрәт булып мәңгегә уелып калган.
— Гаиләдә биш бала иде. Икесе үлде. Әни өчебез белән ялгызы калды. Ягарга утыныбыз да булмагандыр, күрәсең. Зөһрә апаларга өйдәш булып торырга кердек. Ачлык та интектерде. Зөһрә апаның безнең сандыктан ярманы алуын белгәч, әнинең: “Ике стакан ярмам бар дип сөенеп йөри идем. Нәрсә ашатыйм хәзер бу сабыйларга”, — дип өзгәләнүе әле дә күз алдымда. Күрше апага ияреп басуга черек бәрәңге җыярга йөрүебез ничек онытылсын? — ди Миннегөл апа. — Абый эшләгән өчен он алып кайткач, әни умачлап сөтле аш пешерде. Сугыштан соң иде бу. Аның тәме әле дә авызда саклана.
Мәктәптә 4–5 сыйныфларда укыганда ук кыз җәйләрен яследә бала карый, идән–сәкеләрен юа. Бераз үсә төшкәч, басуга борчак йолкырга йөри. 7 сыйныфтан соң фермага килә. 40 ел сыер савучы булып эшли. Ел да алдынгы урыннарны ала Миннегөл Гәрәева, берничә тапкыр депутат булып сайлана.
Марс абый хатыны ирешкән уңышларны күрсәтергә теләгәндәй каршыма медальләр китереп салды. “Хезмәттәге уңышлары”, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләре, социалистик ярышларда, хезмәт бишьеллыкларында җиңүчегә бирелгән күкрәк билгеләре — бар да хезмәт ветеранының тырышлыгы нәтиҗәсе. “Сез Миннегөлне мактагыз. Ул моңа лаек”, — ди Марс абый хатыны белән горурлануын яшермичә.
Марс абый үзе дә мактаулы тормыш юлы үткән кеше. Ул да Миннегөл апа кебек сугыш чоры баласы. Әтисе, фронтка китеп, хәбәрсез югалган. Бер сеңлесе сугыш беткән көнне тифтан үлгән. Әнисе ялгызы 4 баланы аякка бастырган. Бу авырлыклар егетне хезмәт сөяргә өйрәткән. Армиядән кайткач, Марс Гәрәев Үрнәктә укып механизатор таныклыгы ала. Озак еллар тракторчы булып эшли. 40 еллык хезмәт стажы гына бар аның. Шушы вакыт эчендә ул шофер да, бригадир да, ферма мөдире дә була, пенсиягә чыгар алдыннан соңгы ун елны авыл Советы рәисен йөртә.
— Икебез дә эштән кайтып кермәдек. Кайнанам бик булышты. Аңа гомерем буе рәхмәтле мин. Аналы–кызлы кебек яшәдек. Аннан башка 5 баланы аякка бастыруы авыр булыр иде. Шуңа авырып урын өстенә яткач, 4 ел үз әнием кебек тәрбияләдем үзен, — ди Миннегөл апа.
— Дус, тату яшәвебезнең сере дә шул әнидәдер, дим мин. Төрле чаклар булды. Әмма әни бервакытта да килененә сүз әйттермәде. Аннан Миннегөл кадәр сабыр хатын юктыр да бу дөньяда. Кеп–кечкенә бүлмәдә 8 кеше яшәдек. Барысының да җаен тапты ул, тормышны көйләп алып барды. Хәзер әнә йортыбыз болын кебек. Һәм без шунда икәү генә калдык, — дип кушыла сүзгә Марс абый.
Нишләп икәү генә? Атна ахыры җиттеме, балалары, оныклары кайта. Миннегөл апа тәм–том пешерергә тотына, Марс абый мунча яга. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр Гәрәевлар. Миннегөл апага “Ана даны” медале дә бирелгән. “Ике киявем, ике киленем бар, алар да үз балаларым”, — ди ул. Миләүшәсе әнә Мәскәүдә 30 ел пешекче булып эшли. Роза Казанда, медицина өлкәсен сайлаган. Данис та Казанда, анысы төзелештә, әтисе кебек шофер. Таһир да әтисе юлыннан киткән. Арчада эшли. Ә менә Раушанияне Миннегөл апа мәктәптән соң ук үз янына фермага ала. Әле дә фермада савымчы ул. Җай чыккан саен әти–әнисенең хәлен белеп китә. “11 оныгыбыз, 5 оныкчыгыбыз гына бар”, — диләр Гәрәевлар.
Иркәләнеп өйдә ята беләмени авыл кешесе. Марс абый хуҗалык эшләре белән мәшгуль. “Әле әнә өйне тышлаттык, капка–койманы алыштырдык, мунчага газ керттек”, — ди гаилә башлыгы. Миннегөл апа тавыклар асрый. Җәен оныклары каникулга кайта.
Килүгә беренче булып хуҗалыктагы тәртипкә күзем төшкән иде. Ишегалдындагы ямь–яшел үләнгә карап сокландым. Ник бер чүп әсәре булсын. Әйе, мондый тырыш, тәртипле кешеләр яшәгән йортта башкача булырга да мөмкин түгел.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International