Эх, сез, матур кызлар

2012 елның 8 июне, җомга
Эх, сез, матур кызлар
Тарихи–мәдәни мирас елы уңаеннан районда авыл җирлекләре арасында “Татар кызы — 2012” бәйгесе оештырылды. Кызлар башта зоналап ярыштылар, аннан “Колос” мәдәният йортында йомгаклау өлеше булды.
Анда үз зоналарында җиңү яулаган 7 кыз катнашты. Алар төрле формада —театральләштереп, шигырь юллары аша яки мәгълүматлар буенча үзләре белән таныштырдылар, тапкырлык, зирәклектә көч сынаштылар, ягъни сорауларга җаваплар бирделәр, өйдә әзерләп килгән ризыкларын ничек әзерләүләрен сөйләп, аш–суга осталыкларын күрсәттеләр, татар халык биюләрен башкардылар, җырладылар, йоласына туры китереп, чишмәдән су алу күренешен тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучылар чыгышлары төрле номинацияләр буенча бәя-ләнде. Штерәдән Ралинә Җәләева — “Иң күркәм кыз”, Орнашбаштан Гүзәл Гомәрова — “Иң сөйкемле кыз”, Казанбаштан Гөлназ Әхмәдуллина — “Иң уңган кыз”, Сарай–Чокырчадан Гөлназ Галиева — “Иң сылу кыз”, Айваннан Альбина Гатауллина “Иң ягымлы кыз”, Сөрдедән Алисә Әхмәтҗанова — “Иң зирәк кыз”, Өчиледән Алсу Гарипова — “Иң талантлы кыз” дигән исемнәргә лаек булды. Соңыннан җиңүчеләргә шушы исемнәр язылган тасмалар тагылды, дипломнар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Тамашачы аларны алкышлар белән тәбрикләде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International