Җәй. Кемдә нинди планнар

2012 елның 8 июне, җомга
Җәй. Кемдә нинди планнар
Күпләр чираттагы ялларын җәй айларына туры китереп ала. Ял бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырсын өчен билетлар алып кую һәм кунакханә номерларына алдан заказ бирү генә җитми. Быелгы җәйдә кемнәрне чит илгә чыгармаулары турында без Арча районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе Ф.М.Абдуллиннан белештек.
— Чыннан да, чит илгә сәяхәт планлаштырганчы, бурычларыгызның булу–булмавын төгәл белегез. Әгәр бурычлы кеше суд акты нигезендә бирелгән башкарма документта күрсәтелгән таләпләр-не билгеләнгән срокларда үтәмәсә, суд приставы үз инициативасы белән яки эзләп алучы гаризасы нигезендә бурычлы кешене вакытлыча Россиядән чыгармау турында карар чыгара ала. 2012 елның 28 маена суд карарлары нигезендә ачылган башкарма эшләр буенча суд пристав-башкаручылары бурычы булган кешеләрне Россия Федерациясе чикләрен узуын вакытлыча тыю турында 115 карар чыгарды. Шуңа күрә психологик стресслар, көтелмәгән өстәмә матди чыгымнар булдырмау максатында һәм миграция хезмәте чит илгә чыгу мөмкинлеген чикләмәсен өчен бурычларыгызны вакытында түләп барыгыз. Шуны да отытмаска кирәк, бурычыгызны түләгәннән соң да күпмедер вакыт узарга мөмкин — приставлар карарларын гамәлдән чыгару бер сәгать эчендә генә башкарыла торган эш түгел.
— Фоат Минзиевич, бүгенге көндә әһәмиятле булган тагын бер сорау: хәзер күпләр җир пайларын хосусыйлаштыра һәм мирас итү хокукын рәсмиләштерә башлады. Бу очракта Сез нинди киңәшләр бирер идегез?
— Бүгенге көнгә Арча районара суд приставлары бүлегендә җир пайларын хосусыйлаштыру һәм мирас итү хокукын рәсмиләштерү турында 800дән артык эш бар. Җир пайларын рәсмиләштерү турында карар алган гражданнарга кичекмәстән язгы-җәйге чорда җир кишәрлекләренә булган хокукларын рәсмиләштерүне башларга кирәк.
Җир пайларын бирү тәртибе “Авыл хуҗалыгы җирләрен куллану турындагы Федераль законның 13 маддәсендә күрсәтелә. Һәр гражданин үзенең пай җирләрен рәсмиләштерә алсын өчен билгеле шартларны үтәргә тиеш. Беренче чиратта, чикләрне билгеләү мөһим, аннан соң җирне кадастр исәбенә алырга кирәк. Шуннан соң гына җир пайларын рәсмиләштерергә була.
Әгәр җир пае мирас итеп күчә икән, рәсмиләштерүне нотариустан башларга кирәк. Җир пайларын рәсмиләштерүне Арча район суды карарында билгеләнгән срокларда башкарырга кирәк. Бу таләп үтәлмәгән очракта суд приставлары хезмәте Административ хокук бозулар турындагы кодексның 17.7, 17.15 маддәләре нигезендә җаваплылыкка тартырга хокуклы. Бу очракта федераль бюджетка өстәмә түләү дә алына.
Җир паен рәсмиләштерү катлаулы икәнлеген истән чыгармаска кирәк, ул вакыт һәм матди чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә суд карарларын вакытында үтәмәгәнгә административ җәзалар кулланмас өчен мин пай җирләрен рәсмиләштерүне вакытында башларга киңәш итәр идем.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International