Көндез җыйсаң — коела

2012 елның 8 июне, җомга
Көндез җыйсаң — коела
“Ак Барс–агро” ширкәтендә һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга яраталар. Витаминлы үләннәр әзерләү мәсьәләсендә дә шулай. Сикертән бригадасы бригадиры Минсур Минсафин белән узган ел әзерләнгән үлән, яфрак азык көлтәләрен карап йөрдек. “Болары — артып калганы, — диде ул. — Сакланышы әйбәт, сыйфаты үзгәрмәгән”.
— Биш меңнән артык витаминлы печән көлтәсе әзерләдек инде, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. — Өмәләрдә укучылар, бюджет оешмалары коллективлары бик теләп катнаша, алар бездә үзе бер бәйрәм кебек үтә. Алдагыларында дару үләннәре, яфрак азык әзерләячәкбез.
Сикертән, Сеҗе, Курса–Почмак бүлекчәләренең һәркайсында көлтәләрне кабул итү, саклау өчен җаваплы кешеләр беркетелгән. Аерым биналарда саклыйлар, кыш буе көлтәне норма буенча санап бирәләр.
Сыйфат башка азыклар әзерләгәндә дә беренче планда булырга тиеш. 2 июньдә үткән семинарда да муниципаль район башлыгы Алмас Назиров кабат–кабат искәртте. Белгечләр моңа ирешү юлларын, хуҗалыкларның ни өчен “бәти печәне” әзерли алмавын җентекләп аңлатты. Үләнне үстерә, чаба, җыя беләбез, әмма саклый алмыйбыз. Көн үзәгендә печәнне пресс-лаганда яфрагы коела, җылы печән суынганда конденсат барлыкка килә, һәм ул күгәрә. Көндез теземнәрне әйләндереп, көн сүрелгәч җыярга кирәк.
Складта саклаганда бина тәүлек буе җилләп торырга тиеш. Эскерткә өйгәндә астын күтәртү, өстен яхшылап ябу шарт. Ә бездә рулоннар таралып яту — гадәти хәл.
Семинарлар кызык карап йөрү өчен үткәрелми. Җитәкче, белгеч анда күргән яңалыкларны үз хуҗалыгында кулланырга тиеш. “Ватан” ширкәтендә гадәти хәлдә 5–6 рулон сыя торган трактор арбаларын зурайтып, 14 рулон сыя торган иткәннәр. Күпме вакытка, ягулыкка экономия дигән сүз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International