Сорау – җавап

2012 елның 8 июне, җомга
Сорау – җавап
“Исәнмесез, хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә Арча станциясенең М.Галәү, Фабрика, Тимер юл урамнарында яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итәм һәм соравыбызга җитди каравыгызга ышанып калам.
Эш шунда, быел әлеге урамнарда яшәүче һәр хуҗалыкның диярлек идән аслары һәм базлары грунт сулары белән тулды. Аның сәбәбе – дренаж канауларына (сөт комбинаты идарәсе һәм элеккеге милли аяк киемнәре фабрикасы каршындагы) чүп тулып тыгылу. Канауларны чистартучы булмаганга грунт сулары тирә–якка тарала. Бу киләчәктә зур проблемаларга китерергә мөмкин.
Газета аша мондый хәлгә кемнең юл куйганлыгын һәм аннан чыгу мөмкинлеге турында әлеге урамнарда яшәүчеләргә аңлатуыгызны үтенәбез. Ихтирам һәм өмет белән югарыда атап үтелгән урамнарда яшәүчеләр исеменнән Ф.Сафин”.
Хатка Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе И.Әһлиев җавап бирә: “Чыннан да, хатта телгә алынган урамнарда андый проблема озак еллар дәвамында яшәп килә. Беренче чиратта ул грунт сулары җир өстенә якын булу белән аңлатыла. Әлеге хәлне исәпкә алып, быелның апрель аенда “Татводпроект” институтыннан белгечләр чакырылды. Апрель–май айлары буена алар тарафыннан Казанка елгасыннан Арча станциясенең тимер юлга кадәрге зонасында урнашкан урамнарындагы кар һәм грунт суларының торышы өйрәнелде. Бүгенге көндә әлеге участокта дренаж системасын проектлау мөмкинлеге өйрәнелә.
2010 елда өске катламнан агучы суларны тәртипкә салуга исәпләнгән каналларны тирәнәйтү буенча шактый күләмле эш башкарылды. Әлеге чараларны дәвам итү агымдагы елда да планлаштырылган”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International