Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмдә дә эшлиләр
2012 елның 20 июне, чәршәмбе
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәм итәргә кем генә яратмый икән? Җырлыйсың, биисең, көндәлек мәшәкатьләреңне беразга гына булса да онытып торасың. Аеруча Сабантуйлар бездә гөрләп уза. Халык игътибарына нинди генә уеннар тәкъдим ителми. Тамаша көне буе бара. Рәхим ит, рәхәтләнеп күңел ач. Әмма без ял иткәндә кайбер һөнәр ияләре эш урынында була.
Алар безнең тынычлыгыбыз, сәламәтлегебезне саклый, шулай матур ял итәргә мөмкинлек тудыра. Сүз полиция, медицина, янгын часте хезмәткәрләре турында бара. Алар күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә быелгы Сабантуйлар ничек үткән?
Марат Фәрхуллин — район эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе:
— Сабантуйлар вакытында график буенча һәр авылга икешәр кеше тәртип сагына куелды. Алар бәйрәм башланганнан алып бөтен кеше таралганчыга кадәр сакта булдылар, соңыннан бәйрәм тәмамлануы турында дежур частька хәбәр иттеләр. Арчада, Сикертән, Яңа Кенәр, Үрнәк, Шушмабаш Сабантуйларында да һәр хезмәткәр көне буе үзенә билгеләнгән урында дежурда торды, җәмәгать тәртибен саклады. Бер генә Сабантуйда да күңелсез хәлләр булмады.
Искәндәр Юзаев — 107 номерлы Арча янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары:
— Сабантуйлар вакытында көчәйтелгән хезмәт режимы игълан ителде. Ирекле янгын дружиналарының көчәйтелгән наряды сакта торды. Янгын частеның Сеҗе, Яңа Кенәр, Үрнәктәге аерым постлары хезмәткәр-ләренә үзләренә караган территорияләр өчен җаваплылык йөкләнде. Кыскасы, бу көннәрдә Арча үзәк хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге, янгын частеннан 166 кеше, 31 техника кизү торды. Сабантуй бәйрәмнәре тыныч үтте.
Шулай да бу көннәрдә күңелне борчыган хәлләр булып алды. 9 июньдә кичке алтылар тирәсендә Арча станциясенең Тукай урамында шәхси йортта янгын чыкты. Сәбәбе — саксызлык, исерек килеш тәмәке тарту. Йорт тулысынча янып бетте, бер кеше зыян күрде, хастаханәгә озатылды. Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе нәтиҗәсендә ут күрше–тирәләргә таралырга өлгермәде.
10 июньдә Штерәдә идарәне югалтып, “Хундай–Элантра” машинасы торак йортка килеп керә. Ике кеше зыян күрә, берсе хастаханәдә.
13 июньдә Малмыж—Казан юлының 67 километрында “ВАЗ–2115” һәм “ГАЗель” машиналары бәрелешә, пассажир хатын–кыз зыян күрә, хастаханәгә озатыла.
Ринат Хәстиев — медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы, йөрәк–кан тамырлары үзәге җитәкчесе:
— Арча үзәк хастаханәсе, Яңа Кенәр участок хастаханәсе, фельдшер– акушерлык пунктлары табиблары һәм фельдшерлары, бәйрәм чорында беренче ярдәм күрсәтергә әзер булып, халык сәламәтлеге сагында торды. Өч көндә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте Арча буенча 60 тапкыр урыннарга чыкты, район буенча (нигездә фельдшерлар) 90 кешегә медицина ярдәме күрсәтелде. Арча үзәк хастаханәсенең кабул итү пунктына 115 кеше мөрәҗәгать итте. 12 очрак инфаркт һәм инсульт белән. Шушы көннәрдә 4 операция ясалды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз