Мәскәүдә дә беләләр

2012 елның 20 июне, чәршәмбе
Мәскәүдә дә беләләр
Арча шәһәрендә тыныч кына гомер кичереп ятучы Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева, көннәрдән беркөнне район башлыгы Алмас Назиров үзе килеп кергәч (рәсемдә), каушабрак та калды.
— Мәрьям апа, Сезне олы юбилеегыз белән котлыйм! — диде Алмас Әминович. — Сезгә менә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлавын да алып килдем.
Бу сүзләрне ишеткәч, Мәрьям апаның гаҗәпләнүе тагын да артты: “Безне Мәскәүдә дә беләләр мени?” — дип елмаеп куйды.
— Сез, сугыш еллары авырлыгын үз җилкәгездә татыган кешеләр, иң зур хөрмәткә лаек, — диде Алмас Әминович. — Ил җитәкчеләре соңгы елларда ветераннарга игътибарны арттырды, аларның һәрберсе аерым исәптә.
Район башлыгы Мәрьям апага бүләкләр дә алып килгән иде, шуларны кабул итеп алгач, юбиляр (аңа 90 яшь тула) үзенең озын тормыш юлын искә төшерде.
— 44 ел КБОда (көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты) тегүче булып эшләдем, — дип башлады ул сүзен. — Төрлесен күрергә туры килде. Бик авыр елларда да сынатмый эшләдек. Ирем Хөсәен озак еллар МТСта эшләде, мактаулы кеше иде. Ике бала үстердек.
Мәрьям апага әле һич тә моның кадәр яшьне бирерлек түгел. Күпне кичерсә дә, әйбәт сакланган (күз тимәсен!), бер нәрсәдән зарланмый, шөкер итеп кенә тора.
Үзе турында сөйләгәндә ул бик тыйнак кына итеп: “Депутат та булдым”, — диде. Озак еллар ательены җитәкләгән, хәзер оешманың ветераннар советы рәисе Валентина Мартьянова Мәрьям апаны иң оста тегүче иде, ди. Иң катлаулы заказларны аңа тапшыра торган булганнар. Бервакыт район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре өчен кием тегәргә дигән заказ бирәләр. Ул елларда кушылганны үтәми калып булмый иде. “Булса, синнән генә була”, — дип Мәрьямгә бер форма тоттыралар. Срогында тегеп тә бирә. Казанда яңа формаларны күреп исләре китә, каян сатып алдыгыз, диләр. Шуннан башка районнардан да заказлар килә.
— Без Сезнең белән горурланабыз, — диде Алмас Әминович. — Илнең матур киләчәге өчен зур көч түккәнсез, бәхетле, сәламәт булыгыз!
Мәрьям апа кат–кат рәхмәт укыды. “Арчаны бик матурладыгыз, шуларны күреп сөенеп бетә алмыйм”, — диде.
Район башлыгы Алмас Назиров, аның урынбасары Любовь Осина бу көннәрдә юбилярларның өйләренә әнә шундый сөенечләр алып килделәр. 90 яшь тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты, район башлыгы котлауларын эчке эшләр ветераны Заһид Низамов та алды. Аны котларга РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев, сак хезмәтенең республика Идарәсе вәкилләре дә килгән иде.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International