ЯҢАЛЫКЛАР

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
ЯҢАЛЫКЛАР
ҮЗӘК ХӘРБИ ОКРУГ КОМАНДУЮЩИЕ генерал–полковник Валерий Герасимов приказы белән Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яшьләргә хәрби–патриотик тәрбия бирүдәге уңышлар өчен кыйммәтле бүләккә лаек булды.

“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына Арча педагогика көллияте 7020 сум күчерде.

“ВАМИН–АРЧА” ШИРКӘТЕННӘН Илдус Саттаров “Полесье” агрегаты белән — 950, “Ак Барс–агро” ширкәтеннән Айрат Котдусов “Макдон” агрегаты белән — 855, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтеннән Ильяс Габдрахманов “Полесье” агрегаты белән 781 гектарда күпьеллык үләннәр урдырдылар.

2 ИЮЛЬДӘН Арча мәчете каршында лагерь эшли башлый. Балалар, рәхим итегез!


22 июньдә “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров гражданнарны кабул итте, мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирде.

“Россия пенсионерлар союзы” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы ел да “Өлкән кешенең социаль портреты” дигән бәйге үткәрә. Аның максаты — өлкәннәрнең гаиләдә, җәмгыятьтә ролен, ата–ана абруен күтәрү, гаилә традицияләрен пропагандалау, сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм моңа башкаларны да күндерә алган кешеләр тәҗрибәләрен уртаклашу. Быел бу бәйгедә безнең Арча районыннан 4 кеше катнашты. “Олы юл этаплары” номинациясендә җиңеп чыгып, Мәхмүт Сафин лауреат исемен яулады, икенче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International