Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмгә ямь өстәделәр
2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Бәйрәмгә ямь өстәделәр
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 23 июньдә Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә үткән Сабантуйда ясаган чыгышында кунакларга республика тормышы белән таныштыру мөмкинлеге тудырган өчен районнарга аерым рәхмәт әйтте. Алар арасында Арча районы да бар.
Казан Сабантуенда арчалылар йортын эзләп йөрисе дә юк — капкадан керүгә иң беренче булыр ул. Алфавитта алда булганы өчен түгел, матур эшләре, хезмәттәге уңышлары, бәйрәмнәрне дә матур итеп оештыра белгәннәре өчен күрсәтелгән хөрмәт бу. Узган ел Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев та бик ошатып, озаклап тукталып, рәхмәт әйтеп киткән иде бу йорттан.
Быел да Арча йорты ерактан ук игътибарны җәлеп итеп, балкып, үзенә тартып тора иде. Мәйданга килүчеләрнең берсе дә аның янында тукталмый калмагандыр. Иң алда урнашкан сәхнәдә районыбыз талантлары, күңелләрне җилкендереп, матур җырларын, көйләрен яңгырата, аларны биючеләр, башка осталар алыштыра. Кунаклар да түзми, сәхнәгә менеп тыпырдый башлый, кечкенә балалардан алып әби–бабайларга кадәр бии.
Яңа Чүриле авылында яшәүче Ильяс Халитов мондый чараларда аеруча популяр, аның тирәсендә кеше өзелми, сорау-ларга җавап биреп кенә өлгер. Ә ул иренми, җайлап, тәмләп игътибарны иң күп җәлеп иткән тавис кошына ничә яшь, аның ниләр ашавы, нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйли. Буралап ясалган оясы алдында бөтерелеп йөргән, чуклар белән бизәлгән нәни көчеге дә игътибар үзәгендә, аның белән фотога төшәләр, бала–чага өненә дә үрмәләп кереп чыга, ә ул моңа шат кына.
Янәшәдә — безнең баш умартачыбыз Ядкәр Мөхәммәдиев. Бөтен эш кораллары, бизәкле, манаралы умарталары белән. Аның янында да тукталмый үтмиләр, былтыр Медведев белән дә кызыклы әңгәмә корганнар иде.
Шыңгырдап торган чыршы бүрәнәләрдән салынган мунчаны да бик яраттылар, чират торып эченә кереп карап чыктылар. Бәясе белән кызыксынучылар да бар иде. “Узган ел шушыннан алган мунча миллеге кыш буена җитте, быел да булмасмы?” — ди бер ханым.
Курса–Почмактан Хәлил Хәсәнов, Түбән Курсадан Җиһангир Галимҗанов һәр бәйрәмдә матур итеп бизәлгән җигүле атлары белән күпме шатлык бүләк итәләр. “Курса МТСы”, “Ак Барс–агро”, “Татарстан” хуҗалыклары да бәйрәмне матурлауга үз өлешләрен керткән. Шулар арасында урман хуҗалыгы исемлекнең иң башында. Искиткеч капка–койма, баллы кәрәз белән чагыштырырлык бүрәнәләрдән салынган йорт, мунча, келәт — шундагы осталар эше. Директорлары Шамил Хәйруллин үзе дә шунда, меңләгән кешене сөендерә алу үзе зур бәхет.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та, арчалылар хезмәтен ошатып, рәхмәт әйтеп китте.
Әлеге зур бәя артында бик күпләрнең тырыш хезмәте ята. Иске Чүриле авылыннан агач әйберләр ясау остасы Җәлил Вилданов, “Казан арты” тарих–этнография музее, Укучылар сарае, мәдәният, мәгариф идарәләре коллективлары, һәрвакыт ипи–тоз, якты йөз белән каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлаучы Нурияздан Әхмәдуллинның да өлешләре аз түгел анда.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Казан халкы өчен шундый матур бәйрәм оештыруда катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтте, һәркайсына сәламәтлек, уңышлар теләде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз