Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәтер — мәңгелек
2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Хәтер — мәңгелек
Арча шәһәре үзәгендә урнашкан Дан монументы янында Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел узуны хәтерләрдә яңарту, илебезнең тынычлыгын саклап, сугыш кырларында, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алу уңаеннан Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Сугыш кайтавазы ел да яңарып җаннарны айкый. Һәр елны 22 июнь халык күңелендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган көн булып искә алына: өлкәннәр бу көнне үз башларыннан кичкән авырлыкларның артта калуына шөкер кылса, яшьләр, тарихтан белгән, күзалларга да куркыныч ул елларның кыенлыгын аңлап, тыныч тормышта яшәвенә куана. Тик һәркемнең күңелендә бер теләк: сугышлар башка кабатланмасын иде.
Бөек Ватан сугышына Арча районы халкын 24 июньдә ала башлыйлар. Ул чакта әле өч–дүрт яшьлек бала булганнарның да күбесе әтиләрен, абыйларын сугышка озаткан чакларын хәтерли. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Луиза Сабированың хәтер сандыгында шундый хатирәләр саклана. Митингтагы чыгышында ул 1984 елда әтисенең каберен эзләп табуы хакында да сөйләде. Бөек Ватан сугышы илебездәге бер генә йортның да ишеген какмый калмаган, бик күпләргә мәңгелек югалтулар китергән. Сугышка алынган 25 мең райондашыбызның 14 меңенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый...
Кызганыч, Ватан сугышында гына түгел, тыныч тормышта яшәгәндә дә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ егетләребезнең саны шактый. 1962 елдан башлап аларның исемнәре хәрби комиссариаттагы журналда урын алган. Хәтер көненә илебезне саклап гомерләрен корбан иткән егетләрнең туганнары, әти–әниләре чакырылган иде. Илебез тынычлыгын саклауга үзләреннән өлеш керткән, сугыштан соң илебезне торгызуда күп көч түккән, Ватан өчен кыю ир–егетләр тәрбияләп үстергән әти–әниләргә ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе А.Борһанов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Баһаветдинов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе, полковник В.Логочев рәхмәтләрен җиткерделәр.
Хәтер — мәңгелек. Ул буыннан–буынга, гасырдан–гасырга тапшырылып килә. Инде менә чирек гасырдан артык илебездәге мәңгелек ут янында яу кырында башын салган каһарманнар бер минут тынлык белән искә алына. Бер минут тынлык. Тик шул бер минут хәтердән әллә ничаклы хатирәләрне барлап алырга мөмкинлек бирә, үткәннәрне искә төшерә. “Арчалылар хәтер көнен, сугышта башын салганнарны онытмасыннар өчен барысын да эшлиләр. Бу уңайдан Арча районы алдынгылар рәтендә. Без сугыш башланган көнне онытмыйбыз икән, димәк, башка сугышларга юл куймаячакбыз”, — диде Владимир Логочев чыгышында. Имин, тыныч тормышыбыз өчен яу кырында башларын салган якташларыбыз рухына Раил хәзрәт Гыйләҗев тарафыннан Коръән аятьләре укылды.
Районда 36 хәрби хезмәт ветераны – офицерлардан торган хәрби хезмәт комитеты эшли. Алар тарафыннан районыбызның 31 егетенә туган йортларына, белем алган мәктәпләренә исемнәре язылган такталар эленде. А.Борһанов әйтүенчә бу эш яшьләр, киләчәк буын белеп яшәсен өчен, ә егетләрнең әти–әниләре, туганнары горурланып гомер итсеннәр өчен район хакимияте белән берлектә эшләнде. Әлеге гаиләләр өчен хәрби комиссариатның балаларын онытмаулары, олылаулары бик мөһим.
Митингта “21 гасыр яшләре клубы” на йөрүче балалар сугыш кайтавазын шигырьләр, җырлар аша сәхнәләштергәндә күзләргә яшьләр тулды. Алар уздырган “Тынычлык” акциясендә дә митингка җыелучылар теләп катнашты, тынычлык агачына сугыш һәм хәтер турында үз фикерләре язылган тасмалар бәйләделәр.
1418 көн һәм төн билгесезлектә, ачлык, ялангачлыкта яшәгән, сугыш беткәч тар–мар ителгәнне торгызган өлкәннәребез алдында баш иябез. Рәхәт, тыныч, мул тормышның кадерен белеп яшәсәк иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Рәсемдә: Кәче авылында яшәүче Суфия Җәләеваның улы Радик хәрби бурычын үтәргә киткән җиреннән туган якларга цинк табутта кайткан...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз