Халыкка уңайлы булачак

2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Халыкка уңайлы булачак
2012 елның 1 июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә ведомствоара хезмәттәшлек турындагы федераль закон көченә керде. Шушы уңайдан без район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Әлеге яңалык республикада яшәүчеләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәт, шул исәптән төрле белешмәләр алуын күпкә ансатлаштыра, — диде Зөлфәт Зөфәр улы. — Моңа кадәр туплап китерергә тиеш булган документлар уртача 33 процентка кими. Июль аеннан башлап дәүләт оешмалары базасында булган документларны кабат сорамаячаклар, алар әлеге мәгълүматларны бер–берсеннән алырга тиеш. Документлар азрак кирәк булгач, кешеләрнең вакыты да янга кала, арзанга да төшә. Халыкка төрле оешмалар буенча азрак йөрергә туры киләчәк. Ә менә шәхси документларны барыбер үзеңә барып тапшырырга туры киләчәк, алар — 19.
— Шәхси документларга нәрсәләр керә?
— Муниципаль хезмәт күрсәткәндә кирәкле документлар түбәндәгеләр:
1. Россия Федерациясе гражданинының, шул исәптән хәрби хезмәткәрнең шәхесен раслаучы документлар, шулай ук чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган кешеләрнең шәхесен раслаучы документлар.
2. Хәрби исәп документлары.
3. Гражданлык хәлен дәүләт теркәве турында таныклыклар.
4. Яшәү яки тору урыны буенча теркәлүне раслаучы документлар.
5. Шәхескә аерым төрдәге транспорт чарасы белән идарә итүгә махсус хокук бирүне раслаучы документлар.
6. Тиешле төрдәге транспорт чарасына дәүләт техник каравы үтүне раслаучы документлар.
7. Транспорт чарасына һәм аның состав өлешләренә, шул исәптән теркәү документ-лары.
8. Гражданинның хезмәт эшчәнлеге, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турындагы, шулай ук эштәге бәхетсезлек очрагын тикшерү нәтиҗәләре яки һөнәри авыру алу турындагы документлар.
9. Тиешле белем яки һөнәри квалификация, гыйльми дәрәҗә һәм исемнәр, мәгариф эшчәнлеге алып баручы оешмалар биргән өйрәнү үтүгә кагылышлы документлар.
10. Сәламәтлек саклауның дәүләт, муниципаль яки шәхси системасына кергән оешмалар биргән белешмәләр һәм башка документлары.
11. Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив-лар документлары.
12. Гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлары карарлары.
13. Юридик затны оештыру документлары.
14. Опека һәм попечительлек органнары биргән карарлар, рөхсәтләр.
15. Күчемсез милек объектларына хокук бирә торган, бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән документлар.
16. Федераль дәүләт учреждениеләре бирә торган медик–социаль экспертиза документлары.
17. Гражданинның социаль ярдәм алуга хокукын раслаучы таныклык һәм документлар.
18. Дәүләт һәм ведомство бүләкләре, дәүләт премияләре һәм аерым билгеләр турында документлар.
19. Юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр биргән беренчел статистика мәгълүматлары.
— Яңа закон нигезендә гаризаларны карау срогы үзгәрәме?
— Безнең районда ведомствоара хезмәттәшлек системасына 40 төрле хезмәт керүен әйтеп үтик. Шуларның 31е — җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына, 9ы төзелешкә карый. Бу хезмәтләрне югарыда әйтелгән палата һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге күрсәтә. Кеше җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына килде, ди. Бу палатаның үз регламенты бар, ул шунда күрсәтелгән срокларда документ әзерләп бирергә тиеш. Ә ведомстволар арасында белешмәләр алышу срогы — 5 көн. Шуңа сыешмаганда 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
— Бу срокны кем контрольдә тота?
— Республиканың Икътисад министрлыгы ведомствоара хезмәттәшлек системасының эшенә атна саен йомгак ясый һәм шуның нигезендә срокка сыешмаучылар җавапка тартылачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International