Кыш та килер берзаман

2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Кыш та килер берзаман
29 июньдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ягу сезонына әзерлекнең торышына багышланган киңәшмә үткәрде.
— Җәйнең бер ае үтеп тә китте, — диде ул. — Кыш та үз вакытында килеп җитәр. Бүген без узган сезонда нинди кимчелекләр булган, яңа сезонга әзерлектә нинди проблемалар бар — әнә шулар турында сөйләшәчәкбез.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин үзенең чыгышында узган елгы кыенлыкларны исәпкә алып, комплекслы чаралар планы эшләнүен әйтте. Социаль объектларның котельныйларына паспортлар әзерләнә, сигнал җайланмалары яңартыла, операторлар укытыла, иске газ казаннары яңалары белән алыштырыла.
“Тепло–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев узган ягу сезонында үзәк хастаханәдә җылылык белән бераз проблема булуын әйтеп үтте. Быел мондый кимчелек булмаячак, чөнки хастаханәдә ныклап төзекләндерү барышында җылылык системасы да яңартыла.
Шәһәрдә су проблемасы юк, басым көйләгечләр кую күп фатирлы йортларны су белән тәэмин итүне уңайлатты. Әмма бакчаларга көне–төне су агызып ятучылар бар, алар белән аңлату эшләре алып барыла.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров су, газ, электр, җылылык белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр булырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Канализация челтәрен киңәйтү буенча нәтиҗәле эш алып барырга. Киләчәктә барлык авылларда да көнкүреш калдыкларын үзәкләштерелгән рәвештә чыгару оештырылырга тиеш.
Алмас Әминович шәһәрнең көнбатыш өлешендәге күп фатирлы йортлар төзелешен тизләтү кирәклеген искәртте. Төзү өчен иң әйбәт вакытны кулдан ычкындырмаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International