Яңалыклар

2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Яңалыклар
3 ИЮЛЬГӘ район хуҗалыкларында 21459 тонна печән, 47802 тонна сенаж, 671 тонна витаминлы печән әзерләнде.

РАЙОН БУЕНЧА бер шартлы терлеккә 7,38 центнер азык берәмлеге туры килә. “Курса МТСы”нда — 22, “Кырлай”да — 16, “Игенче”дә 10 цент-нер.

ИҢ АЗ АЗЫК “Тукай”, “Шиһабеддинов”, “Сафиуллин”, “Акчишмә” хуҗалыкларында — 4 центнерга да тулмый.

2 ИЮЛЬДӘ район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елгы дәрәҗәдә.

“АК БАРС–АГРО” ширкәтендә уртача савым — 29,7, “Кырлай”да 20,9 килограмм

“АЮ”, “Вамин–Арча”, “Вамин–Мәрҗани”, “Союз–агро” ширкәтләрендә савым узган елгыдан кимрәк.


“Арча автотранспорт предприятиесе” акцонерлык җәмгыятендә ветераннар советы уңышлы гына эшләп килә. Җитәкчеләр дә өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер. Бәйрәмнәрдә дә, юбилейларда да бер генә ветеран да бүләксез калмый. Күптән түгел бер төркем өлкәннәр Болгарга экскурсиягә барып, тарихи урыннарны карап кайттылар. Мондый мөмкинлек тудырган өчен алар оешма җитәкчесе Рүзәл Гәрәевка бик рәхмәтле. Бу хакта безгә ветераннар советы рәисе Энҗүдә Шәймәрданова хәбәр итте.

Янгын сагының Арча гарнизоны халыкка махсус җиһазланмаган урыннарда су коенмаска киңәш итә. Аларның төбе тикшерелмәгән һәм коткаручылар да юк. Озак вакыт кояш астында булганнан соң кинәт суга керергә ярамый. Балаларны ялгыз калдырмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга кермәгез. Сак булыгыз!

Шахмат бәйгесе
“Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында шәхси беренчелеккә турнир үткәрелде.
Бәйгедә районыбызның төрле төбәкләреннән 18 шахматчы катнашты. Уен швейцар системасында үткәрелеп, җиде тур уйналды. Нәтиҗәдә беренче урынны Арчадан Марсель Хәлилов, икенче Кәче авылыннан Гали Булатов, өченче урынны Яңа Кенәр авылыннан Таһир Сәмигуллин алды. Фаил Абдуллин, Зөфәр Сабиров, Исмәгыйль Арсланов, Данил Рәхимов, Мәхмүт Ногманов (барысы да Арчадан) һәм Мидхәт Гайнетдиновның (Түбән Атыдан) яхшы уйнауларын билгеләп китәргә кирәк. Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Әмир ШӘЯХМӘТОВ,
ярышның баш хөкемдары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International