Үтәмәсәң — штраф түлисең

2012 елның 4 июле, чәршәмбе
Үтәмәсәң — штраф түлисең
1 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында муниципаль районнар белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә социаль ипотека, ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү, тузган торакны бетерү программаларының үтәлеше һәм киләсе елга планнар, ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында 2013 елда 2 млн. 321 кв.м торак төзү күздә тотыла. Шуның 20 проценты — социаль ипотекага, 41 проценты күп фатирлы инвестиция торагына, 39 проценты аз катлы торак төзелешенә туры килә.
Быел 30 июньгә 1 млн. 33,9 мең кв.м торак сафка керде. Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзү дәвам итә.
Ирек Фәйзуллин республикада авыл клублары төзү буенча артта калучыларны да әйтеп үтте. Кайбер районнарда ышанычны акламаган подряд оешмаларын бу эштән читләштергәннәр дә инде. 15 июльгә әлеге объектларда кирпеч салу өлеше тәмамланырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов эш күләмнәрен күтәрә алмаган, срокларны бозган подрядчыларны читләштерергә кушты. Бу социаль ипотека объектларына да, авыл клубларына да кагыла. Бүген финанс-лау буенча проблемалар юк.
Министр 2012 елның беренче яртыеллыгында республика төзелеш объектларында 13 бәхетсезлек очрагы булуын әйтте, шуларның 7сендә кешеләрнең гомере өзелгән.
1 июльдән Татарстанда ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү буенча бердәм система гамәлгә керде. Әлеге система, гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдәге яңалыклар турында мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. 2012 елның 1 июленнән регио-наль һәм муниципаль властьлар, гражданнарга башка ведомстволар карамагында булган документлар һәм мәгълүматларны (шәхси сакланыштагы документлардан тыш) таләп итмичә хезмәт күрсәтү өчен бердәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасына тоташырга тиеш. 2010 елның июлендә көченә кергән “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы 210 номерлы Федераль закон нигезендә ведомстволар дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны электрон рәвештә бер–берсеннән алачак.
Әлеге закон нигезендә федераль органнар бу системага 2011 елның октябрендә кушылдылар, ә региональ һәм муниципаль органнар өчен срок 2012 елның июленә кадәр озайтылды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының ведомствоара хезмәттәшлектә катнашучы һәм күпмедер дәрәҗәдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле белешмәләр бирүче булып торучы барлык башкарма һәм җирле үзидарә органнары шушы системага кушылды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, анда күтәрелгән мәсьә-ләләрнең безнең район өчен дә бик мөһим икәнлеген искәртте. Районда төрле программалар буенча алып барыла торган торак төзелешендә тоткарлыклар юк, киләсе елга да төзелешләр киң колач белән алып барылачак. Дәүләт ярдәме белән фатир алырга хокуклы була торып та ниндидер сәбәпләр белән читтә калучылар юкмы икәнлеген ачыкларга, бу турыда аңлату эшләре алып барырга.
Район башлыгы ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасына тоташуның халык өчен бик уңайлы, ә моны тормышка ашыручылар өчен зур җаваплы эш икәнлеген ассызыклады. Таләпләрне вакытында үтәмәүчеләрне штрафка тартачаклар.
— Халыкка да бу яңалыкны әйбәтләп аңлатырга кирәк, — диде Алмас Әминович. — Монда артта калырга ярамый, бу — безнең киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International