Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЮХИДИгә 76 яшь
2012 елның 4 июле, чәршәмбе
ЮХИДИгә 76 яшь
Алар кешеләрнең юлларда хәвеф–хәтәрсез, имин, сәламәт йөрүләре өчен бар көчләрен куеп эшли. Көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлларда хәвеф–хәтәргә юлыгучыларга ярдәмгә ашыгырга әзерләр. Бәйрәм көннәрендә аеруча җиң сызганып эшләргә туры килә үзләренә.
Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Биредә хезмәтләренә чын күңелдән бирелгән, тугрылыклы хезмәткәрләр көч куя. Коллектив белән 19 ел полиция подполковнигы Габделхак Габделфәрт улы Касыймов (рәсемдә) җитәкчелек итә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без аның белән әңгәмә корып, башкарган эшләренең нәтиҗәсе, план- нары турында сөйләштек. “3 июльдә ДАИ–ЮХИДИ хезмәте оешуга 76 ел булды. Шул уңайдан дәүләт автомобиль инспекциясенең Арча бүлекчәсендә эшләгән хез-мәткәрләрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Авыр, җаваплы, мактаулы да булган хезмәтләрендә тынычлык, исән–имин яшәүләрен теләп калам. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше җиңел түгел, күп вакыт сәламәтлегебезне, тормышыбызны да куркыныч астына куярга туры килә. Эсседә, көчле яңгыр–бураннарда да без постта торабыз. Хезмәткәрләребезнең белемнәре, тәҗрибәле, җаваплы булулары авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә безнең бүлекчәдә һөнәри яктан булдыклы 12 хезмәткәр эшли. Озак еллар хезмәт итүче хезмәткәрләребез: өлкән инспектор Рәдис Гарифуллин, пропаганда буенча инспектор Альберт Сабиров, транспорт чараларын исәпкә алу буенча дәүләт инспекторы Илшат Сәгыйтов, имтихан эшләре буенча дәүләт инспекторы Нияз Бариев хезмәтләрен намус белән башкаралар. Еш кына ветераннарыбыз Гаяз Садриев, Равил Галимов, Наил Галимуллин белән киңәшләшеп эшлибез. Алар да безне онытып бетерми, гел килеп киңәшләрен бирә, кимчелекләребезне тәнкыйтьли, уңышларыбызга куанып яши.
Хезмәтебезгә бәя биргәндә юлларда транспорт һәлакәтләренең булмавы мөһим роль уйный. Быелгы бәйрәмне без әйбәт күрсәткечләр белән каршы алабыз. Авария-ләр, һәлак булучылар, имгәнүчеләр саны да шактый кимеде. Киләчәктә дә аварияләр санын киметү максатында эш алып барылачак.
Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: юлда йөрүчеләр үзләренең һәм башка кешеләрнең тормышларына, сәламәтлекләренә җаваплы карасыннар иде. Юлга чыкканда якыннары, әти–әниләре, балалары исерек кешене руль артына утыртмас өчен барысын да эшләргә, нинди дә булса чара күрергә тиеш. Юлда тизлекне арттырмау, бу турыда янында утырып барган кешенең кисәтүе кирәк. Руль артындагылар юл йөрү кагыйдәләренә буйсынсалар, юлларда хәвеф–хәтәрләр, һәлакәтләр булмас иде. Һәммәбезгә исән–имин йөрергә, сау–сәламәт булып яшәргә язсын”.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз