Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча тәрәзәләре шәп
2012 елның 6 июле, җомга
Арча тәрәзәләре шәп
Ренат Шиһабиев заманында Арча балык хуҗалыгын Россия күләмендә алдынгы урыннарга чыгарган кеше. Юл идарәсендә баш инженерлыктан килгән иде ул анда.
Яңа җитәкче көчле коллектив туплый алды, тәртип яхшырды, күрсәткечләр алга китте. Яңа сезон алдыннан ел саен хезмәт хакларын арт-тыру традициягә кергән иде.
Берәү булса бәлки яңа хуҗалар белән дә яраклашып яшәр иде, әмма Ренат Миңһаҗ улының характеры андый түгел, бу очракта да ул урамга чыгып китүне өстен күрде. “Без бит советча тәрбияләнгән кешеләр идек, — ди ул. — Балык хуҗалыгыннан киткәндә утырып йөрергә “Жигули” машинасы да юк иде”.
Бервакыт крахмал тавыннан җәяүләп төшеп барганда бер танышы очрый. Хәл–әхвәлне сорашканнан соң: “Аптырап йөрмә, “ГАЗель” машинасы ал, кибет ачып җибәр”, — ди. Шулай эшли дә, кредитлар рәсмиләштереп, яңа “ГАЗель” ала, кибет ача, үзе рульгә утырып ел ярым Мәскәүдән товар ташый.
Тора–бара пластик тәрә-зәләр җитештерә башлау фикере туа анда. “Италия белгечләренең 40 процент җылылыкның тәрәзә аша югалуын исәпләп чыгарулары турында укыган идем, — ди ул. — Аларда вакуумлы пластик тәрәзәләр ясыйлар икән. Ә безнең шартлар өчен иң әйбәте — герметиклаштыру ысулы белән ясау”.
Сигез ел файдаланылмый яткан бинаны биш ай ремонт-лаганнан соң (“бик күп ак-чалар түгелде”), инде эшли башлыйбыз гына дигәндә, кризис килеп чыга. Бу чорда йокысыз төннәре аз булмагандыр: күпме кредит түлисе бар, ә эшнең рәте–чираты юк. “Танышлар танымаганга сабышып үтә, мыек астыннан елмаеп йөрүчеләр дә булды”, — дип искә ала ул көннәрне.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип, нәкъ менә Ренат Шиһабиев кебекләр турында әйтәләрдер. Бүген ул җитәкләгән предприятие дөнья стандартларына туры килә торган продукция җитештерә. Җиһазлар, җайланмалар Италиядән, Германиядән, Төркиядән кайтарылган. Эш конвейер рәвешендә бара, бер баштан кереп киткән пыяла икенче баштан әзер тәрәзә булып чыга. Кул хезмәте бик аз дәрәҗәдә. 6 миллион сумга төшкән 9 станокның берсе зур кисәк пыяланы җайлап кына махсус өстәлгә куя, аннан соңгысы тиешле үлчәмнәргә кисә, юа торганы да бар. 40лап кешенең һәркайсы үз участогында мәшгуль. Монда төгәллек микроннар белән исәпләнә. Заказчыдан бернинди дәгъва булырга тиеш түгел. Һәм бу шулай да. Иң күп клиентлар Арча районыннан. Әтнә, Саба, Теләче, Биектау, Казаннан да киләләр. Күрше күршегә, танышы танышына Арча тәрәзәләрен мактап сөйли, шуннан юллар Арчага “АрскПласт”ка илтә. Үзләре барып үлчи, илтеп куя.
Арча тәрәзәләренә сорау арта бара. Былтыр майда 497 кв. метр тәрәзә эшләсәләр, быел ул 1073 кв. метрга җиткән. Июньдә дә үсеш 59 процент.
“АрскПласт” ширкәте эшчәнлегенә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та югары бәя бирде.
— Юкны бар итеп, Европа стандартлары югарылыгында продукция чыгара алу дәрәҗәсенә күтәрелү өчен гаять зур тырышлык кирәк, — диде ул. — Эш урыннары булдырып, алар өчен әйбәт шартлар тудырып, шәһәребезнең ныклыгын арттыруга өлеш кертүегез өчен рәхмәт.
Ренат Шиһабиев район башлыгына предприятиене үстерү буенча киләчәккә планнары турында да сөйләде. Моңарчы хезмәт хакын сәгатьләп түләсәләр, хәзер продукция күләменә карап исәпли башлаганнар. Һәм ул үсеш ягында.
Җитәкче үзенең гаиләсен ышанычлы таянычы дип исәпли. Хәләл җефете Рәшидә, уллары Булат белән Айрат аның планнарын тормышка ашыруда төп терәк булып торалар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз