Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Июль — бал ае
2012 елның 6 июле, җомга
Июль — бал ае
Умартачылар инде кортларга ашарга бирми булмас, дип йөргән көннәрдә умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев республика газетасында “Быел бал күп булачак” дип язып чыкты.
— Шуннан миңа хәтта кайбер районнардан да шалтыратырга тотындылар, — ди. — Ашыкмагыз, әле бал сезоны алда, — дип тынычландырдым үзләрен. — Әнә, карагыз, бөтен дөнья чәчәккә күмелгән, тагын бер ай рәхәтләнеп бал җыячак әле кортлар. Көн саен бер килограмм гына кайтса да, бер айга 30 килограмм дигән сүз.
Безнең Кесмәс зонасындагы умартачылар янына барыш. Умартачыларның район семинары шушы якларда үтәчәк. Һәм бу юкка гына түгел. “Менә шушы чагыштырмача зур булмаган почмакта 600 умарта бар”, — ди Ядкәр Мөхәммәдиев.
“Ак Барс–агро” ширкәтенең ап–ак чәчәккә күмелгән карабодай басуы. Нектар исеннән баш әйләнә. “Кичә дә булдым мин монда, — ди баш белгеч. — Бал исе көчлерәк, кортлар да күбрәк иде”. Көндезге эсседә карабодайның нектар бүлеп чыгаручы күзәнәкләре ябыла икән. Кортлар да шуңа иртә һәм кич аеруча актив.
Бу яклардагы умартачыларның бәхете аеруча зурдан. Әнә тоташы белән кандала басуы. Исеме дә, үзенең тәме дә бик әлләни булмаган әлеге үсемлек иң күп бал бирүчеләр рәтендә. Кыргый хәлдә дә күп очрый, ә болай аны хәзер “Ак Барс–агро”да гына чәчәләр бугай. Элегрәк барлык колхозлар да чәчә иде. Хәзер инвесторлар күбрәк кукуруз игә.
Гөберчәк урманында безне умартачы Илдар Хәйруллин каршы алды. Сезонның нинди икәнлеге йөзеннән күренә: “Контроль умарта 60 килограммга артты, быел 3 тонна чамасы бал алырмын дип торам”.
— Быел юкәдән дә әйбәт җыйдылар, — ди Ядкәр әфәнде. — Анысын аерым суыртып алырга кирәк. Карабодай балына да сорау зур.
Илдар Хәйруллин Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, безнең умартачыларга рәт бетмәсме, ди. “Татарстан, Арча балының үз маркасы бар, — дип тынычландырды аны баш умартачы. — Безнең балны дөнья базарында да беләләр”.
Сәяхәтне дәвам итәбез. Урман полосасы буенда күчмә умарталык урын алган. Машинага тагып йөри торган арбада егермеләп умарта, кортлар тишектән чыгуга чәчәк диңгезенә чума. Соңгы елларда мондый ысулны кулланучылар шактый күренә. Иренмәгән кешегә кортларын кышка кадәр эшләтергә була.
Арыш басуында үскән виканы күреп шаккаттык. Вика да шау чәчәктә, бал кортлары анда да гөжләп тора.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә дә химикатларны аз кулланмыйлар. Әмма умартачылардан ник бер моң–зар булсын! Табигать белән тулы гармониядә яши мондагы җитәкчеләр һәм белгечләр. Һәркайда да шулай булсачы, дип теләргә генә кала.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз