Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Новости
2012 елның 6 июле, җомга
Новости
30 майдан 30 октябрьгә кадәр “Мәк — 2012” операциясе үткәрелә. Аның барышында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнүчеләрне ачыклауга зур игътибар бирелә. Әгәр мондый фактлар турында нәрсә дә булса белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә 3–12–02 номерына шалтыратып хәбәр итегез.
“Сикертән авылына кунакка кайткач, мәдәният йортына укучылар тарафыннан оештырылган концерт карарга бардык. Концерт Сикертән авылы мәдәният йорты директоры Равия Минһаҗева җитәкчелегендәге бию түгәрәгенең хисап тотуы иде. Ике сәгать буе сигез кыздан торган бию төркеме татар, башкорт, рус, украин, мари, заманча һ.б. биюләрне искиткеч итеп башкардылар. Алар ял иткән арада балалар бакчасына йөрүче 2 кызчык тамашачыларга матур җырлар бүләк итте. Концерт ахырында Равия ханым, инде яшь кеше булмавына карамастан, кызлар кебек сәхнәгә биеп чыкты һәм коллектив белән йомгаклау биюен башкардылар.
Вакыты белән исәпләшми, бар көчен куеп балаларга милли биюләрне зур осталык белән өйрәткәне, югары дәрәҗәгә җиткереп тамашачыга күрсәтә алганы өчен Равия ханым ихтирамга, мактауга лаек.
Киләчәктә хезмәте зур уңышлар китерсен”, — дип хәбәр итте безгә Арчадан Гөлфәмә Зарипова.
“Безнең өчен һәр ел — хәйрия елы. Ел дәвамында мәктәбебездә “Йөрәгеңне изгелек белән тутыр” акциясе эшләп килә. Яңа Кенәр интернат мәктәбе балаларына, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кием–салымнар, язу әсбаплары җыеп тапшырып, аз керемле гаиләләргә ярдәм итәбез. Тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар янына, шәһәребездәге өлкәннәр йортына төрле уеннар, концерт программалары әзерләп барабыз. Бу эшләрне башкарырга мәктәбебездә оешкан югары сыйныф укучылары советы һәм дружина советына йөрүчеләр ярдәм итә. Ә оешмалар белән педагог–оештыручы Нурания Сираҗиева җитәкчелек итә. Совет утырышында без еш кына бер–береңә карата миһербанлы, игътибарлы булу, игелек һәм яхшылык кылып яшәү турында сөйләшәбез”, — дип яза Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Гыймадиев.
Тәртип яхшырачак
Бу елның 1 декабреннән Россия Корал¬лы көчләр сос-тавында хәрби полиция ор¬ганнары булдырылачак. Бу хакта Генштаб башлыгы Николай Макаров белдерде. Аның сүзләренчә, хәрби полициянең го¬муми саны 20 меңне тәшкил итәчәк, полициянең баш идарәсе Россиянең Обо¬рона министрлыгына буйсыначак. Хәрби полиция башкарачак вазыйфаларның берсе — армиядә “дедовщина”га каршы көрәш. Шулай ук алар хәрби милекне дә саклаячак.
Стипендияләр арта
“Дүртле-бишле”гә укучы студентлар¬ның стипендиясе артачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы указны имзалаган. Дөрес, әлеге яңалык аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче студентларга гына кагы¬ла. Киләсе уку елында аларның айлык стипендияләре 5 мең сумнан 6 мең 300 сумга кадәр артачак. “Сумма фантастик түгел анысы, ләкин түләүләр арттырыла”, — дигән бу хакта Дмитрий Медведев. Моңа кадәр охшаш карар аспирантлар өчен дә кабул ителгән иде. Гомумән ал¬ганда, яшь галимнәрнең стипендиясе 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Быел әлеге максатларга 135 миллион сум акча бүлеп бирелгән, киләсе елны әлеге сумма 255 миллион сумга кадәр артыр, дип көтелә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз