Кошлар янгынчыларга ышана

2012 елның 6 июле, җомга
Кошлар янгынчыларга ышана
Яңа Кенәр янгын часте җитәкчесе Хәниф Әхмәтов, шалтыратып, бер кызыклы вакыйга турында сөйләде.
— Җәйге айларда безнең бер машина су тутырган килеш урамда әзер тора, — ди. — Өч көн саен егетләр профилактика ясыйлар, бер көнне капотны ачуга аннан ниндидер кош очып чыккан. Карасалар: двигатель кырыенда оясы, ә анда йомыркалар. Берничә көннән тагын караган идек — балалары чыккан...
Озын койрыгын селкеп йөгерә–йөгерә чебен аулап йөрүче бу кош һәммәбезгә яхшы таныш. Сиртмә койрык, чәберчек дип тә йөртәләр аны. Язын елгаларда боз ватыла башлауга кайтып җитә, боздан бозга сикереп йөрер, шуңа аны “койрыгы белән боз вата”, дигәннәр.
Сиртмә койрык үзен–чәлекле урыннарга оя коруы белән аерылып тора. Бу кошның поездларны озатып йөрүе (оясы шунда), машина–тракторларны үз итүе турында язып торалар. Бервакыт типографиядә өстәлләрне алыштырып, искеләрен ишегалдына чыгарып куйганнар иде, берсенең тартмасы азрак ачык калган. Чәберчек мондый шәп урынны чит-ләтеп үтәме соң инде, ни арада оя ясап йомыркалар салып та куйган.
Яңа Кенәрдәге очракта янгынчыларның кошлар иминлеген дә саклаулары кызыклы тоелды. “Без кошчыкларны борчымаска тырышабыз”, — ди Хәниф Әхмәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International