Арчалылар сыната торганнардан түгел

2012 елның 6 июле, җомга
Арчалылар сыната торганнардан түгел
Сабантуй — татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмнең даны шулкадәр киң таралган, ул хәзер илебезнең татар халкы яшәгән барлык төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.
Узган атнада рус төбәге саналган Нократ Аланы шәһәренең матур бер табигать почмагында Сабантуй гөрләде. Бәйрәмгә Арчадан да район җитәкчеләре һәм үзешчәннәрен берләштергән зур делегация барды.
Сабантуйны шәһәр башлыгы Андрей Клюкин ачты, бар халыкны бәйрәм белән котлады, күңелле ял, онытылмаслык хатирәләр теләде. Аннан сүз Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка бирелде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бөек Тукайны биргән Арча районы халкы һәм үз исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде.
— Кая гына барма, һәркайда илне, әдәбиятны, мәдәниятне хөрмәт иткән татар халкы яши. Ә Сабантуй ул — барчабызны туганлык җепләре белән бәйләп торучы бәйрәм. Татар халкының мәдәни һәм тарихи мирасын саклауга керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, — диде Алмас Әминович һәм Андрей Дмитриевичка истәлек бүләге тапшырды.
Быел Нократ Аланында Сабантуй үткәрүдә Арча районы үзешчәннәре зур ярдәм итте. Ә бәйрәм искиткеч матур һәм күңелле үтте. Иң беренче арчалылар аны зур мәйданда Сабантуй күренеше белән (оештыручылары Гөлназ Гарифҗанова, Аида Сәләхетдинова) башлап җибәрделәр. Милли костюмнардан егетләр һәм кызлар җырлап, биеп Сабантуйга бүләк җыйды, аннан киң аланда “бәйрәм итте”. Түзә алмыйча урманнан Шүрәле дә чыкты.
Халык арчалылар чыгышын сокланып күзәт-те, яратты һәм алкышларга күмде.
Төп мәйданда көрәшчеләр көч сынашты, уеннар гөрләде. Көрәшчеләр арасында Арчадан Илнар Сөнгатов һәм Дамир Әһлиуллин да бар иде. Дамир призлы өченче урынны яулады. Читтә ат чабышы, мото–шоу үткәрелде. Балаларга күңел ачу өчен дә мөмкинлек зур иде. Тамак ялгарга, шашлык, пылау, тәм–томнан авыз итәргә теләүчеләр өчен кибетләр тезелеп киткән. Безнең арчалылар алып килгән ризыклар да һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.
Ә сәхнәдә — Арча үзешчәннәре Нократ Аланы Сабантуена килгән халык күңелен күрде. Берсе артыннан берсе сәхнә йолдызларыбыз чыгыш ясады. Җырчылар Рафис Сәләхетдинов, Мөнирә Абдуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, аналы–кызлы Лилия һәм Гүзәл Закировалар, “Ягымлы яз” бәйгесе лауреаты Илнур Мозаффаров, республика җыр бәйгесе лауреаты Азалия Нәбиуллина, Айнур Насрыев, Данис Гайфуллин, Ринат Нуруллин, Арча Мәдәният йорты каршындагы халык музыка уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Флорид Гасыймов), Аида Сәләхетдинова, Миләүшә Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге “Әпипә” һәм даны еракларга таралган “Егетләр” вокаль ансамбльләре, “Ар-и-Эль” бию төркеме (җитәкчесе Эльза Камалова) чыгышлары, Вагыйз Әһлиуллин белән Рәдис Харисовның өздереп гармунда уйнаулары тамашачыларны тәмам әсир итте. Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рөстәм Закировның да килүе концертка ямь өстәде. Рамил Мөхетдинов, Лариса Васильева һәм Фәния Хәнәфиева концертны күңелле итеп алып бардылар.
— Мин Сосмак авылыннан. 82 яшьтә. Бер тапкыр да Сабантуйда булмадым. Бу юлы улларым кайтып: “Әни, анда шундый күңелле, Арчадан концерт белән килгәннәр дигәч, түзмәдем. Бик күңелле”, — ди Зөбәрҗәт Нурмиева.
— Мин Нократ Аланыннан. Рус милләтеннән булсам да, татар музыкасына гашыйк. Ел да Сабантуйга җыр тыңлар өчен киләм. Бүген арчалылар чыгышы искиткеч булды, — ди Галина Ивановна.
— Арча ягы һәрьяктан данлыклы. Халкы моңлы, сәнгать җанлы. Мин Ямул (Ямышки) авылыннан. Нократ Аланында яшим. Арча педагогика көллиятен 1967 елны тәмамладым. Илдус Сәгъдиев сыйныф җитәк-чесе иде. Бүген рәхәтләнеп концерт карадым, яшьлегемә әйләнеп кайткандай булдым, — ди Әлфирә Мулланурова (Гыйльметдинова).
Саф татар авылы Түбән Шон мәктәбе директоры Наил Габдрахманов педагогика көллия-тен 1979 елда тәмамлаган. Ул да кайчандыр үзе яшәгән Арча төбәге үзешчәннәре чыгышына соклануын белдерде.
Матур фикерләр, үзеш-чән артистларыбызны алкышларга күмүләр, рәхмәт сүзләре Арчабыз, халкыбыз, милләтебез, җыр–биюгә оста мәдәният хезмәткәрләребез өчен горурлык хисе уятты. Безнең Арча ягы халкы сыната торганнардан түгел. Кайда гына булсалар да, үзешчәннәребез баскан җирләрендә ут уйната, Арча данын югары дәрәҗәдә яклый. Чөнки алар — арчалылар.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International