Таләпләр арта

2012 елның 6 июле, җомга
Таләпләр арта
1 июльдән Федераль закондагы сыра һәм алкоголь продукциясе сатуга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә.
Сыра составында этил спирты 5 проценттан күбрәк булса, аны да алкоголь кебек үк кичке 10 сәгатьтән иртәнге 10га кадәр сату тыела. Бу таләп стационар булмаган сәүдә объектлары (киоск-лар, лареклар, тукталыш- лардагы павильоннар), шулай ук балалар, мәгариф, медицина оешмалары, спорт объектлары, барлык төр җәмәгать транспорты туктау пунктлары, ягулык салу станцияләре, күпләп һәм ваклап сату базарлары, вокзаллар, аэропортлар һәм башка халык күп җыелган урыннарга кагыла. Ә 2013 елның 1 гыйн-варыннан вакыт чикләү, сату урыннары буенча таләпләр барлык сыра продукциясенә дә кагылачак. Сыраны ваклап сату белән юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә шөгыльләнә ала. Эшчәнлекнең әлеге төре лицензияләнми.
1 июльдән алкоголь продукциясе белән сату итү хокукына яңа лицензия алганда да билгеле бер таләпләр куела. Шәһәрләрдәге оешмаларның 1 ел һәм аннан да озагракка килешү нигезендә вакыты билгеләнгән үз милкендә яки арендага алынган, стационар сәүдә объектлары, гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган складлары, шулай ук контроль–касса техникасы, авыл җирлекләрендә 25 квадрат метрдан да ким булмаган складлары һәм конт-роль–касса техникасы булуы мәҗбүри. Әлеге килешүләр теркәү палатасында теркәлергә тиеш.
Шулай ук 2012 елның 1 июленнән 30 майда кабул ителгән Росалкоголь көйләү хезмәтенең 131 номерлы карары нигезендә сатып алучы һәм ваклап сатучы предприя-тиеләр өчен куәте 28 проценттан югарырак булган алкоголь продукциясенә минималь бәяләр кертелә. Сәүдә нокталарында 0,5 литрлы 1 шешә аракы 125 сумнан да арзан булырга тиеш түгел. Минималь бәяләр турында тулырак мәгълүмат белән ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International