Йомгак ясалды

2012 елның 6 июле, җомга
Йомгак ясалды
Казанда 2011-2012 уку елында Татарстанның махсус урта уку йортлары арасында физик культура һәм спортның куелышына йомгак ясалды.
Махсус урта уку йортлары арасында һәр елны 9 спорт төре буенча спартакиада уздырыла һәм эшнең куелышына баллар бирелеп, рейтинг билгеләнә. Спартакиадада иң яхшы булган 6 нәтиҗә алына.
Арча педагогика көллияте командалары җиңел атлетика, җиңел атлетика кроссы, волейбол (кызлар), чаңгы буенча — беренче, ә баскетбол (кызлар), җиңел атлетика эстафетасы буенча икенче урыннарны яуладылар. Нәтиҗәдә гомумспартакиада да җиңү яуладылар. Рейтинг буенча да Арча педагогика көллияте шулай ук беренче урында. Бу зур уңышка ирешүгә 2012 ел чыгарылыш төркеме студентлары, әйдәп баручы спортчыларыбыз Адель Мөҗипов, Айсинә Дәүләтбаева, Илназ Юнысов, Лилия Шәйхетдинова, Гөлназ Хәйруллина, Рамилә Низамова, Илнур Камалиев, Айнур Шакирҗанов, Рәмис Хәйруллин, Алия Хәйдәрова зур өлеш керттеләр.
Б.БАКИРОВ, көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International