Корткыч бөҗәкләр

2012 елның 6 июле, җомга
Корткыч бөҗәкләр
Соңгы вакытларда җиләк–җимеш агачларында очкан ак күбәләкләрне күпләр күргәне булгандыр.
Аларның ак канатында аермачык булып кара җепселләр күренеп тора, канат озынлыгы 7 см., исеме — боярышница. Күбәләк корты алмагач, шомырт, балан, чия яфракларын зарарлый. Алар урманнарда, болыннарда гына очраса, хәзерге вакытта күпләп үрчегән. Бу күренешне аларның дошманнары азаю белән аңлатып була. Күбәләкләр хәзер күпләп йомырка сала, әгәр киләсе ел да быелга охшап килсә, алар чын афәткә әйләнергә мөмкин. Бу бөҗәкләр белән көрәшү өчен көз көне яфракларны, күбәләк ояларын җыеп яндырырга, язын агачлар чәчәк атар алдыннан антио, гардона, дуробан, золон, карбофос интекцидлары сиптерергә кирәк.
Шушы уңайдан тагын бер корткыч бөҗәк турында әйтеп үтәргә кирәк. Ул халык телендә сирень корты (шпанская мушка) дип атала. Элеккеге елларда бик сирәк очрый торган бу бөҗәк быел котырып үрчеде. Бик сасы исле, кантаридин дигән агу бүлеп чыгара, кешеләр һәм хайваннар өчен зыянлы.
М.ФӘТТАХОВ,
Татарстан буенча
Россельхознадзорның
дәүләт тикшерүчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International