Кызу җәй айлары

2012 елның 6 июле, җомга
Кызу җәй айлары
Июнь, июль, август — серле, гаҗәеп сихри җәй айлары.
Җир өслеген ямь-яшел чирәмгә күмеп, эссе һәм кызу көннәр бүләк итә ул. Иртән көн саен диярлек артта калган көненә караганда тагын да яктырак, тагын да җылырак итеп үзенең елмаюы белән кояш балкый. Көндезләрен озаграк бакчаңда ятсаң, пешереп тә алырга күп сорамас. Ак тәнне капкара итеп кызыну кирәкле булып саналса да, артык күп кирәкми ул. Кайберәүләргә эссе ярамаска да мөмкин. Төрле кешенең организмы төрлечә бит: кемгәдер сары төстәге тузганак чәчәк аткан вакыттан аллергия, кемгәдер кояш нуры ярамый, тагын башка шуның ише авырулар... Сәламәтлек — иң зур байлык, үзебезнең шушы байлыгыбыз өчен кайгырыйк!
Җәй иң җанлы ел фасылы ул. Гөлләр генә түгел, агачларның, чүп үләннәренең дә котырып үскән чагы, чәчәк аткан вакытлары. Әле дөбердәтеп, ялтыр–йолтыр килеп яшен яшьнәтеп яңгырлары явып китсәме?! Саф һава. Туфрак исе. Бераз салкынча. Шундый рәхәт мизгелнең тәмен тоеп, онытылып күзне йомып торасы килә. Кыска вакытны озак итеп ял итәсе, иркен сулыш аласы килә.
Җәйге кич. Чәчәкләр черем итеп алырга, бал кортлары ояларына кайтып йокыга талырга ашыга. Кояш бата. Күк йөзенең кояш баткан ягы кып—кызыл. Күл буйларында бакалар авазы, черкиләр та-вышы да сихри. Авылларның тын калып, караңгы төшә башлаган вакыты — табигатьнең бер матур мизгеле.
Төн, бөтен кеше йокыга талган... Таң. Нинди матур таң!.. Иртәнге өчләр, соңгарак калып, дүртләр тирәсендә сарайдагы әтәч, үзенең вакыты җиткәнен белеп, һәркөн беренче булып аваз сала. Аның кычкырган тавышына өлкәннәр иртүк торып яңа туган көн мәшәкатьләренә керешә, хәрәкәт башлана. Күзләрен көчкә ачып, мәҗбүри рәвештә булса да яшь–җилбәзәк, урын өстеннән торып, битен юарга китә. Бөтен уйларың онытылып ук бетмәсә дә, яңабаштан уяна–уяна, үз юлың буенча кабат һәм һәркөн шулай эшкә керешәсең...
Ленар ВӘЛИЕВ.
Орнашбаш
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International