Дәһшәтле еллар кабатланмасын

2012 елның 6 июле, җомга
Дәһшәтле еллар кабатланмасын
Мин сугышка кадәр туганмын. Ул вакытта авылларда эшче көчләр бик аз иде. Без, беренче сыйныф укучылары, сугыш беткәч тә кырдан кайтып кермәдек.
Ургыч алдыннан калын таяклар белән арыш башы күтәреп барулар, борчак сугуда эшләүләр, урак белән көнгә 12 сутый борчак урулар... Соңыннан кырда ашлык үлчәп тордым. Ургыч алдында иртәдән кичкә кадәр ач килеш эшләргә кирәк, чабата киндерәләре чишелеп, тишелеп бетә, яланаяк эшләсәм, аяк чеп–чи кан була иде. Ашарга черек бәрәңге күмәче, я кузгалак, балтырган шулпасы. Төп ризык черек бәрәңге булгандыр инде.
Кадерле әбием үзенең 3 улын илбасарларга каршы барган сугышка озаткан. Башта Төхфәт абыема Днепр буйларыннан “Хәбәрсез югалды” дигән хат ала. Аннан соң Әсәт абыемның да Белоруссия урманнарында ятып калган дигән хәбәрен ишетәбез. Аңа да “Хәбәрсез югалды” дигән хат килә. Әтием Кашшаф Әскәров, Ленинград өлкәсе Варваш поселогында үзенең часте белән немец–фашист илбасарларына каршы каты сугышларда башына снаряд кыйпылчыгы тиеп, каты яралана. Аны госпитальгә илтеп салганнар. Сызлауларына чыдый алмыйча әтием үлеп киткән. Шунда җирләгәннәр. Әбием бу хәлләрдән соң нишләргә дә белмәде. Өстәвенә Өммегөлсем исемле олы кызы да үлеп киткән. Ярты авылның балаларына әбилек итеп йөргән кадерле әбием йөрәген тотып егылды, аяксыз калды. Әнием, Казан кызы, сугыш вакытында ук мин авыл тормышын белмим, кирәге дә юк, бала да кирәк түгел, дип авылдан чыгып кача.
Мин әбиемнең кече кызы Оркыя апам һәм авыру әби белән калганмын. Сугыш вакытларында да, аннан соң да тормыш бик авыр иде. Ашарга, ягарга юк. Апа Олы Мәңгәр артелендә шәл бәйләде, колхоз эшенә дә йөрде. Урман кисәргә дә еш җибәрәләр иде. Әбине сөяп утыртабыз да, ул сукыр лампа яктысында мамык яза, мин кылын чүплим, апа бәйли.
Сугыш вакытындагы ачлык газаплары йөрәкләргә төште. Күрше Гөлчирә апа фермада дуңгыз карады. Ул азрак өшегән имән чик-ләвекләре алып төшә иде. Һай, аларның тәмлелекләре! Җәй җиткәч дустым Илдар белән ерактагы борчак басуына борчак ашарга киттек. Кайтышлый ул чишмәгә туктап су да эчте. Бер тапкыр туйганчы борчак ашап, шунда үлеп тә калды. Алып кайтып күмделәр.
Бөек Ватан сугышының фаҗигале көннәре елдан–ел ераклаша. Ләкин без кичергән кайгы–хәсрәтләр беркайчан да онытылмый. Илебез күге аяз, тыныч булсын. Киләчәк буыннар без күргән афәтләрне күрмәсен иде.
Светлана ЛАТЫЙПОВА.
Якты Көн
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International