Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәҗрибә уртаклашырга — Арчага
2012 елның 6 июле, җомга
Тәҗрибә уртаклашырга — Арчага
Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасы базасында “Бәләкәч” республика күләмендәге программаны тормышка ашыруда идеяләр, эзләнүләр, карарлар” темасына региональ фәнни–практик семинар узды.
Арча район мәгариф идарәсе, мәктәпкәчә белем бирү системасына яңарыш кертү буенча грант проектында катнашып, җиңүче булды һәм республиканың стажировкалау мәйданчыгындагы 50 база мәйданчыгы арасына керде. Җиңүче буларак, базасында гаилә бакчасы булган балалар бакчаларына 1әр миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Мәйданчыктагы һәр базаның үз юнәлеше бар һәм алар республика күләмендә семинарлар үткәреп, тәҗрибәләрен башкалар белән дә уртаклашырга тиеш. Әтнә, Теләче, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Казаннан Арча районына килүче белгечләр гаилә балалар бакчасы буенча тәҗрибә уртаклашты.
Семинарны район башкарма комитеты җи-тәкчесе урынбасары Н.Мифтахетдинова ачты, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Бәдриева, әйдәп баручы белгеч Д.Мусина райондагы гаилә балалар бакчаларының эшчәнлеге, уңай һәм тискәре яклары турында чыгыш ясады. Арча җирлегендә бүген 52 балалар бакчасы эшли һәм аларда 2000нән артык бала тәрбияләнә. Алар түбәндәге юнәлештә эш алып бара: үз балаларын тәрбияләүче күп балалы гаиләләр, үз балалары белән беррәттән башка гаилә балаларын кабул итү–че һәм педагог гаиләсендә тәрбияләнүче башка гаилә балалары.
Семинардагыларны Арчаның 1нче һәм 5нче номерлы балалар бакчасы мөдир-ләре Э.Абдуллина, Л.Шәйхетдинова әлеге бакчалар карамагындагы гаилә бакчалары белән таныштырып китте. Яшел Үзән районыннан килгән бакча мөдире И.Памурзина мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен балалар бакчаларында кыска вакытлы модель төркемнәр оештырылуы хакында үзләренең эш алымнары белән уртаклашты.
Гаилә бакчаларының өстенлекле яклары күп дип саный белгечләр: балалар саны аз булу сәбәпле һәрберсенә аерым игьтибар, җылы бүлмәләр, йорт, гаиләдәге шартлар һ.б. Семинарның пленар өлешеннән соң сыйныф бүлмәләрендә мастер–класста булучылар да моңа инанды. Күпләр андагы яңалыкларны, алымнарны үзләрендә куллану өчен тәҗрибә дә туплады.
Дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең өстәмә һөнәри белем бирү буенча “Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү институтының” мәгарифне үстерү программасы бүлеге мөдире, доцент Л.Иванова бәяләвенчә, Арча районындагы эш барышы югары дәрәҗәдә оешкан. “Мондый эш алымы сезнең районда абруе булган перспективалы модельләрнең берсе. Райондагы 6 бакча мәгариф институтының стажировкалау мәйданчыгында кадрлар мәйданчыгы булып тора. Тәрбиячеләр ай саен безгә семинар–укуларга килә”, — диде ул.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз