Әдипнең туган ягында

2012 елның 6 июле, җомга
Әдипнең туган ягында
Адәм баласының гомере бербөтен булса да, аны аерым бер төп мизгелләр, кешенең язмышына, эшендә җуелмас эз калдырган кабатланмас чорлар тәшкил итә.
Кабат–кабат синең исеңә төшә, сагындыра, рухландыра я ямансулата һәм үзенә күрә бертөрле әйтеп бетереп булмаслык көч бирә ул чорлар, хатирәләр.
Район газетасында бер елдан аз гына вакыт эшләгән елларым минем гомеремнең әнә шундый калку һәм кадерле чоры булып истә калды. Әмма шул чор мине бик күп шәхесләр белән таныштырды, кызыклы кешеләр белән очраштырды, дәрәҗәле затлар арасына алып керде, шулар белән кайнашып яшәргә өйрәтте.
Яраткан язучыбыз, райондашым Радик Фәизов белән кара–каршы утырып эшләү үзе генә дә ни тора иде. Журналистлык белемем булмаса да, ул мине язу–сызу эшенә өйрәтте. Кешеләр белән аралашуда, материаллар туплауда, аларны газетада чыгаруда олы ярдәмчем булды. Әмма кеше гомере мизгелләрдән генә тора шул. Аяусыз үлем аны безнең арабыздан алып киткәнгә дә елдан артык вакыт үтеп бара.
Шушы көннәрдә без, бер төркем райондашлар, язучының дуслары, фикердәшләре һәм туганнары, әдипнең туган якларына сәфәр кылырга булдык. Язучының туган ягы Әтнә якларына, Дусым авылына юл алдык. Безне очрашуга килгән авыл халкы белән тулы клуб янында каршы алдылар. Әдипнең балачак, яшьлек дусты, музейны оештыруда башлап йөрүче кеше Наил Закир улы: “Радик Хәбибрахман улы яхшы күңелле, туры сүзле кеше иде”, — дип искә алып башлады чыгышын. Арчадан килгән кунаклардан Илдус Сәгъдиев: “Радик Хәбибрахман улы Арча халкы арасында олы ихтирамга лаек булып яшәде”, — дип әйтеп үтте. Районның әдәбият музее җитәкчесе Р.Фазлыйәхмәтов язучының гаять тыйнак шәхес булуын, авылда туып–үсеп тә шәһәргә тартылмавын әйтеп үтте. Мәгълүм ки, бу юллар авторы үзенең язучы белән якыннан аралашып яшәүче буларак аңа багышлап язган шигыре белән таныштырды. Ветеран укытучы, музейны оештыруда башлап йөргән Фәргать Фәизов язучының тормыш юлы, аның авылдашлары белән һәрдаим аралашып яшәве, элемтәдә торуын сөйләде. Яшьлек дусты Наил Сабировның чыгышын халык, зур кызыксыну белән тыңлап, шушы очрашуны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен аңа олы рәхмәтен җиткерде. Ул үз чиратында язучының тормыш иптәше Дамира ханым белән бергә киләчәктә халык булышлыгы белән музейны тагын да тулыландыруда, баетуда кулдан килгәнчә эшләргә тырышачагын белдерде. Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садрыев әзерләгән укучылар чыгышы бик уңышлы булды.
Әйе, истә калырлык тәүге очрашу, җыйналган авыл халкы һәм кунаклар арасында җылы әңгәмә, зур кызыксыну тәэсире белән тулы булды. Киләчәктә дә әдипнең әдәби мирасын күрергә теләүче бик күпләрне шушы якларга тартып китерер, дигән өмет белән таралышты халык. Шәхсән үземнең шулай булачагына һич шигем юк. Күренекле шәхесләребезгә, аларның калдырган мирасларына халкым эзләре һич суынмасын иде.
Минһаҗ КАШАПОВ.
Арча шәһәре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International