Ике шатлык берьюлы

2012 елның 6 июле, җомга
Ике шатлык берьюлы
Кайчак кешегә бәхетле мизгелләр бер–бер артлы өелеп килүчән була. Андый чакта без еш кына: “Бер килсә, килә бит ул бәхет, әй”, – дип әйтергә яратабыз.
Узган атнада Иске Чүриледә гомер итүче Мөнирә Идиятовага да бәхет ишелеп төшкәндәй булды: сугышта катнашкан иренең тол хатыны буларак фатир ачкычына ия булуы өстенә 90 яше тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм бүләкләр алды... Һәм барысы да бер үк көнне, бер үк сәгатьтә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Мөнирә апа 19 яшенә яңа аяк басарга йөргән кыз була. Татлы хыяллар белән тулы шаян күңелле, чәчәктәй кызның яшьлек гомеренә сугыш алып килгән кайгылы кара көннәр хакимлек итә башлый. Ачлык, кияргә кием булмау кебек авырлыклар аны, Штерә кызын да, читләтеп узмый. Ярый әле бай, юмарт урман бар, ачлыктан шул саклап кала. Яшүсмерлектән күптән чыккан, инде олы тормыш юлына аяк атларга әзерләнгән кызга сугыш елларында ирләр урынына җигелеп хезмәт итәргә туры килә. Урман кисү, Арчада ашлык әзерләү пунктында эшләү, вагон төяү, окоп казуда һәм тагын санап бетергесез башка эшләрдә иң беренчеләр рәтендә Мөнирә була. Апас, Буа якларында окоп казыган чакларын еш искә ала ул. “Анда җанны асрарлык ризык бирәләр иде, — ди. — Сугыш елларындагы газаплар әле дә булса төшләргә кергәли”, — дип сөйли Мөнирә апа.
Бөек Җиңү аңа бәхет алып килә. Сугыш башланганчы ук сөйләшеп йөргән егете Габделхәй фронттан исән–имин әйләнеп кайта, яшьләр тормыш юлларын бергә кушып яши башлыйлар. Көттереп кенә уллары Альберт, аннан кызлары Рания дөньяга килә. Гаилә бәхете ун елга гына сузыла, сугышта алган яраларыннан айный алмый Габделхәй абый бакыйлыкка күчә. Мөнирә апа җиде һәм тугыз яшьлек балалары белән тол кала. Аннан сыңар канат булып яшәгән еллар, балаларны ялгыз үстереп аякка бастыру...
Олыгайгач, күңел нечкәреп, юк кына игътибарга да мохтаҗ буласың, диләр. Үзенә күрсәтелгән кадер–хөрмәт өчен ул хөкүмәткә, район җитәкчелегенә рәхмәт укып туя алмый: “Һәммәсенә Алланың рәхмәте яусын, хез-мәтләрендә биеклекләргә күтәрелсеннәр, ил–көннәребезгә тынычлык бирсен”, – ди. Күңеле ышанмыйча, фатирының стеналарын, тәрәзәләрен сыйпап–сыйпап карый.
Бүгенге көндә Мөнирә апа улы Альберт һәм килене Мөнәвәрә тәрбиясендә яши. Мөнәвәрә апа белән тату яшәүләрен: “Кыз туганнар кебек яшибез”, — дип чагыштырырга ярата. Чыннан да шулайдыр, юкса 41 ел бер түбә астында дус булып яши алмаслар иде. Оныкларына да терәк, таяныч булып гомер иткән әби, аларны үстерешеп, аякка бастырышкан. 7 оныклы, 15 оныкчыкка бай, яшәешенә һәрдаим шөкер кылып яшәүче, ак күңелле әби ул Мөнирә апа.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International