Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Янгыннарны кисәтик
2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Янгыннарны кисәтик
Игеннәрне урып-җыю авыл хуҗалыгы эшләренең иң җаваплысы һәм төгәлләүче бер этабы булып тора.
Уңышны вакытында җыеп алу гына мөһим түгел, ә аны урлаудан, бозылудан һәм янгыннан да сакларга кирәк. Иген басуында янгынга китерүче сәбәпләр түбәндәгеләр: комбайн яисә автомашинаның төтен торбасыннан чыккан очкын, двигатель коллекторына эләккән саламга ут кабу, техниканың механизмнарын дөрес көйләмәү нәтиҗәсендә очкын чыгу, электр чыбыкларындагы кыска ялганыш, саклагыч чаралары белән тәэмин ителмәгән кызган детальләргә коры салам яки үлән эләгү, карбюратордан ягулык агу һ.б. Бу һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә янгын чыгуларны булдырмау өчен урып-җыюда катнашучы һәркем махсус хәзерлек үтә. Янгын техник минимумын үтәмәүчеләргә кыр эшләрендә катнашырга рөхсәт ителми.
Моннан тыш, урып-җыю комплексы әгъзалары эш башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтәләр, аларга бәла-каза килгәндә кем нәрсә эшләргә тиешлеге аңлатыла. Шулай итеп, янгын чыкса, нәрсә эшләргә тиешлеген белеп тора.
Комбайннарны һәм машиналарны янгынга каршы җайланмалар белән җиһазларга кирәк. Двигательне кабызу һәм ягулык системаларын көйләү, механизмнарны майлау шарт. Смена дәвамында бер тапкыр машиналарны тузаннан һәм майдан чистарту мәҗбүри. Двигательнең төтен торбасын һәм очкын сүндергечләрне дә даими чистарту сорала. Комбайннарда саклагыч капкачлар урынына җилгә юнәлеш бирүче калканчыклар куллану яхшырак, чөнки бу коллекторны эш барышында тузаннан чистартырга һәм суыртырга мөмкинлек бирә.
Теземнәрне сукканда җыйгыч тешләре сынып, барабан капкачы эченә эләккән очракта, аны кичекмәстән чистартырга кирәк, чөнки бу янгыннарга китерергә мөмкин.
Комбайнның барлык узелларын, аеруча двигательне, көн саен кибәктән һәм тузаннан чистартып тору зарур. Ә ягулык бакларын двигательне сүндер-гәннән соң һәм кишәрлектән читтә тутырырга кирәк. Бу вакытта тәмәке тарту , ачык ут куллану тыела. Ягулык салу өчен чиләкләр кулланырга ярамый, һәм, билгеле, һәр механизаторда янгын сүндерү җайланмалары булырга, ул аларны куллана белергә тиеш: һәр комбайнда 2 янгын сүндергеч,1 кошма, 1 мичкә су, ком.
А.ШӘРӘФИЕВА,
янгынга каршы ирекле җәмгыять инструкторы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз