Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аларга наркополицейский булу ошый
2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Аларга наркополицейский булу ошый
“Шатлык” сәламәтләндерү лагеренда “Йолдызлы десант” хәрби–патриотик смена кысаларында, райондагы наркотикларга каршы комиссиянең Россиянең Татарстандагы наркотиклар әйләнеше контроле буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә оештырылган “Наркоконтроль сугышчысы” уены узды. “Шатлык” мәктәпләрнең кадет сыйныфларында укучыларны гына түгел, “куркыныч төркеме” балаларын да җыйды.
Лагерьга кунак булып район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, үзе үк районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Н.Мифтахетдинова, республиканың җәйге ялларны оештыру буенча ведомствоара комиссиясе вәкиле И.Берхеев, наркотиклар әйләнеше контроле буенча федераль хезмәт Идарәсенең баш белгеч–эксперты М.Фирсова, Арча үзәк хастаханәсенең табиб–наркологы Р.Әхмәтҗанов, Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе А.Хәбибуллина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Гаранина килгән иде.
Уен башланганчы янгын часте, эчке эшләр бүлеге, медицина хезмәте вәкилләре тарафыннан балаларга мастер–класслар уздырылды. Балаларны аеруча кинолог хезмәте турында Арча эчке эшләр бүлеге кинологы И.Әсхәдуллинның сөйләве кызыксындырды. Алар күп кенә сорауларга җаваплар алуга да иреште.
Наркотиклар әйләнеше контроле буенча федераль хезмәт Идарәсе эксперт бүлекчәсе тарафыннан ел саен наркотик матдәләрнең яңа төрләре ачыклана. М.Фирсова наркотик куллануның хәтәр яклары турында сөйләде. Тик чыгышы тәмамланып өлгергәнче үк аны бүлдерделәр: телеграмма килгән! Баксаң, лагерьда куркыныч җинаятьчеләр качып ята икән, аларны тотып, зарарсызландырырга кирәк. Һәм бу эшләрне наркоконтроль сугышчылары булып балалар башкарырга тиеш.
Шулай итеп уен башланып китте. Һәр отрядка маршрут бите бирелде, анда язылган һәр этапта балаларны яңа биремнәр көтә. Шул этапларны уңышлы узган отрядларга наркотиклар яшерелгән һәм наркодилерның ниндирәк булуы, кайда урнашканлыгы турында күрсәтелгән билге бирелде. Каршылыклы полосаларны җиңеп, балалар наркотик бе-лән сәүдә итүчеләрне зарарсызландыруга иреште.
Бүләкләү тантанасында иң яхшы дип табылган балалар төрле номинациядәге дипломнар белән бүләкләнде: иң яхшы медицина хезмәткәре, эксперт, оператив хезмәткәр, спецназчы. Абсолют җиңүчеләр булып беренче взвод танылды. Аларга наркотиклар әйләнеше контроле буенча федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе, генерал–лейтенант Фаяз Шабаевның рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәхмәткә тәрбияче–офицерлар — башлангыч хәрби әзерлек укытучылары Р.Камалов, Р.Фазылов, Ф.Абдуллин, Л.Алеев та лаек булды. Аннан балалар һәм өлкәннәр бергәләп гитарага кушылып җыр башкарды.
Уен тәмам, тик ул балалар күңеленә җуелмаслык булып кереп калды. Уен барышында алар наркополиция сугышчысы булуның, халыкны наркоэпидемиядән саклауның тәҗрибә һәм акыл сорый торган мактаулы эш икәнлеген аңладылар. Кем белә, бәлки еллар узгач, кайберләре хезмәтләрен наркотикларга каршы көрәшкә дә багышлар әле.
Розалия
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз